Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Юл читендә калдырмагыз!

10 декабрьдә Чаллының юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары проспектлардан 22 машинаны эвакуатор белән алып киткәннәр. "Ел башыннан калабызда машина кую кагыйдәләрен бозучыларга карата 4 меңнән артык административ материал әзерләнгән. Тиешсез урынга куелган 940 транспорт чарасы штрафстоянкага озатылды", - ди юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе башлыгы урынбасары Айдар Мәгыйзов. Бу атнаның 4 көнендә...

10 декабрьдә Чаллының юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары проспектлардан 22 машинаны эвакуатор белән алып киткәннәр.

"Ел башыннан калабызда машина кую кагыйдәләрен бозучыларга карата 4 меңнән артык административ материал әзерләнгән. Тиешсез урынга куелган 940 транспорт чарасы штрафстоянкага озатылды", - ди юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе башлыгы урынбасары Айдар Мәгыйзов.

Бу атнаның 4 көнендә юлларны кардан чистарту барышында инспекторлар 52 автомобильне эвакуатор белән озатканнар.

- Безнең бурыч - юл-транспорт комплексын тиешле дәрәҗәдә тотуны тәэмин итү. Кар җыю техникасы күп очракта проспектларда калдырылган техниканы әйләнеп узарга мәҗбүр. Нәтиҗәдә, алар янында кар көртләре барлыкка килә, бу урында юл 2,5-3 метрга тарая. Ә бу хәрәкәт иминлегенә тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә шәһәрдәшләр машиналарын проспектларда, гомумән, тиешсез урында калдырмасыннар иде. Кар чистартырга комачаулаган машина хуҗасына кесәсеннән акча чыгарырга туры киләчәк. Автомобильне эвакуацияләү - 2006 сум, транспортның бер сәгать штрафстоянкада торуы - 61 сум, болар өстенә, тагын 1000-2000 сум штраф. Машинагыз тиешле урында торса, мондый күңелсезлекләргә юлыкмассыз, урамнар да чиста булыр, - ди инспекторлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев