Юллардагы камераларны интернет аша белеп була
Хәзер юллардагы фотофиксация камераларын сайт аша карап булачак
Татарстан халкы Интернетта юллардагы камераларның кайда урнашуын белә ала. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итәләр.
Республикада яшәүчеләр хәзер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәүче камералар урыннары турында мәгълүматны интернетта белә ала. Мәгълүматны «Волго-Вятскуправтодор» һәм «Главтатдортранс» сайтларында, «юлларда фотофиксация комплекслары»сылтамасы буенча күчеп алырга мөмкин.
Әлеге сайтларда сез юллардагы камераларны карап, үзегезгә маршрут төзи аласыз.
Моннан тыш, кирәкле мәгълүматларны Дәүләт автоинспекциясе — гибдд.рф рәсми сайтында табарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев