Замира – шәһәребез горурлыгы
Ул үзенең зур спорттагы уңышлары өчен әти-әнисенә рәхмәтле. Әтисе Шаик Амирасланович укып, Чаллыда полиция хезмәткәре булып эшләгәндә Дагестаннан булачак хатынын Чулман буендагы ак шәһәргә алып кайткан. Шулай итеп Чаллыда Ахмедовлар гаиләсе барлыкка килгән.
Гаиләдә 4 бала: өч кыз, бер малай үскән. Әтиләре үзе дә спортчы булганга, балаларының барсында да спортка мәхәббәт тәрбияләгән. Беренче күнекмәләрне дә ул биргән. Һәм ялгышмаган: балалары спорт белән дус булып, тормышта үз урыннарын тапканнар. Бүгенге көндә полковник дәрәҗәсенә ирешкән әтиләре лаеклы ялда. Әниләре Кифает иренә һәм балаларына - һәрвакыт терәк.
... Замира кечкенәдән, дөресрәге 9 яшьтән спортта. Ул билбау көрәшен үзенә юлдаш иткән. 49нчы мәктәптә укыганда да яшьтәшләреннән көчле, максатчан, тырыш булуы белән аерылып торган. Спорт ярышларында, бәйгеләрдә актив катнашкан. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Физкультура, спорт һәм туризм буенча Идел буе дәүләт академиясен тәмамлаган. "Витязь" балалар-спорт мәктәбендә, тренер Алмас Заһретдинов кул астында Билбау көрәше белән шөгыльләнгән. Үзенең спорттагы казанышлары өчен ул шулай ук тренер Константин Толмачевка да рәхмәтле.
Тренерлар белән тырыш, максатчан хезмәт нәтиҗәсен озак көттерми, 2015 елдан башлап Замирага уңыш арты уңыш килә. 2015 елда ул Дөнья һәм Европа кубогында - алтын, Россия чемпионатында һәм Россия Кубогында алтын медаль яулый. Узган елда дөнья чемпионатында - бронза, Россия кубогында - көмеш, Россия чемпионатында алтын медаль белән бүләкләнә.
2017 ел да аның өчен уңышлы була. Дөнья һәм Россия чемпионатында алтын медальгә лаек була. Әлеге уңышлар - даими күнегүләрнең нәтиҗәсе. Замира бүгенге көндә Чаллыда фитнес-инструктор булып эшли. Буш вакытларында физиология турында китаплар укый. "Алар минем үсешем өчен кирәк. Мин китап укып, дөрес тукланырга, дөрес хәрәкәтләнергә өйрәнәм", - ди ул. Язмам герое башлаган эшне ахырга кадәр җиткерүне һәр эштә үзенә максат итеп куя. Дәрәҗәле ярышларда җиңү арты җиңү яулавы моның ачык дәлиле.
Замира үзенең спортны яраткан гаиләсе белән горурлануын әйтте. Мәскәүдә табиб булып эшләүче апасы Гөлнара спортчы. Энесе Амираслан да билбау көрәше буенча Россия чемпионатында җиңү яулаган. Әтисе юлыннан киткән полиция хезмәткәре Дилара дзюдо белән шөгыльләнә икән.
Яшь булуына карамастан Замира Әхмәдова тормышта үз урынын тапкан. Ул Россиянең спорт мастеры, ике тапкыр дөнья чемпионы дәрәҗәсенә иреште. Максатчан, тырыш кызга киләчәктә дә җиңү шатлыгы кичерергә насыйп булсын.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев