Үзебезнең карталар булачак
Сбербанкның Чаллы идарәсе белгечләре инде бу айдан "Мир" милли түләү картасын тарата башларга җыена. 2018 елдан башлап исә аны бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең барсына да таратачаклар. "Мир" картасын булдыруның төп максаты - чит ил системалары эшләми башлаган очракта Россия банкларын саклау. Исегездә булса мондый хәлләр "Visa" һәм "Mastercard" халыклара түләү системалары...
Әлеге картаны ясаучылар белдерүенчә, "Мир" милли түләү картасы ярдәмендә Россиядә барлык гадәти операцияләрне башкарып була. "Мир" картасын Сбербанк, ВТБ24, "Ак Барс" банклары чыгара башлаган инде. "Чаллының барлык бүлекләрендә аларга заказ бирергә һәм алырга мөмкин. Теләгән кеше аны бушка рәсмиләштереп ала", - ди "АК барс" банк хезмәткәре. Россия саклык банкында да аны 2018 елның 1 гыйнварына җитәрлек күләмдә ясаячакларын әйттеләр.
Татарстан Республикасы Милли банкы бинасында узган киңәшмәдә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та «Мир» түләү системасын уңай бәяләгән иде. «Мир» системасының эшләве безнең өчен мөһим, һәм мин Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә «Татарстан Республикасы кешесе картасы» проектында бу платформаны файдаланырга йөкләмә бирдем. Бу безнең илкүләм түләү системасы, һәм без аны мөмкин кадәр хупларга тиеш», - диде республика башлыгы.
Шәһәрдәшләребез бу яңалыкка карата нинди фикердә соң?
Айгөл Гатауллина, студент: Әлеге яңалыкның өстенлеге шунда - бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы халыкара түләү системасына түгел, ә милли картага күчереләчәк.
Сәрия Хәйдәрова, хисапчы: Яңа гына "Спрут" банктан "Татфондбанк"ка күчкән идек. Бу безгә өстәмә эш була инде. Эшебез шул булгач, хезмәткәрләребезгә "Мир"ны да алып бирербез.
Башкарма комитет хезмәткәре: "Иң мөһиме - карта белән тәүлек әйләнәсе файдаланырга мөмкин булсын. Операцияләр дә җиңел һәм җайлы итеп башкарылырга тиеш. Бүгенге көндә хезмәт хакын "Ак Барс" банкы картасыннан алабыз. Аның терминаллары республиканың эре шәһәрләрендә бар. СМС хәбәр килеп тора, аның өче ай саен 59 сум түлим. Бу минем өчен күп түгел. "Мир" картасы бүген гамәлдәге карталарга караганда әйбәтрәк булсын иде. Ул безне чит ил системаларыннан бәйлелектән коткара", - диде ул.
Югарыда телгә алынганча, Россия үзәк банкы банкирлар алдына бюджет оешмаларында эшләүчеләрне пластик картлар белән 2018 елның 1 гыйнварына кадәр тәэмин итү бурычы куйды. Шуннан соң бюджетлар арасындагы хезмәтләр өчен "Мир" картасы ярдәмендә генә исәп-хисап ясап булачак.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев