1-7 августка йолдызнамә
Кучкар. Бу атна киеренке узачак. Эштә дә, өйдә дә вак проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Чәршәмбе көнне конфликтлы хәлләр дә булуы ихтимал. Сез аларны ерап чыга алачаксыз, бары тик үҗәт булыгыз, кеше сүзенә колак салыгыз. Ялларда исә берәр кая барып кайтыгыз.
Үгезбозау. Атнаның беренче яртысы бик киеренке булырга мөмкин. Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә мөһим карарлар кабул итмәү һәм ахырга кадәр җавап бирмәү дөрес булыр. Атнаның икенче яртысы иҗади планнар һәм ниятләр өчен уңайлы.
Игезәкләр. Бу атнада нәрсә эшлисегезне төгәл билгеләгез, ни телисез – шул килеп чыгачак. Бераз сабыр булырга гына кирәк. Сезне мөһим сөйләшүләр, кызыклы күрешүләр һәм сәфәрләр көтә. Бу атнада гашыйк булуыгыз бар. Бәлки сөйгән ярыгызны да очратырсыз.
Кысла. Килеп туган проблемаларны чишәргә сезгә аек акыл һәм интуиция ярдәм итәчәк. Кәефегезнең кискен үзгәрүен булдырмаска тырышыгыз. Җитәкчелек белемнәрегезне һәм талантыгызны бәяләр. Якшәмбе – дуслар белән аралашу өчен менә дигән көн.
Арыслан. Үз көчегезне гаиләгезне саклауга юнәлдерегез, репутациягез өстендә эшләгез. Һөнәри үсеш мөмкинлегеннән баш тартмагыз, тик кемгәдер зыян салмагыз. Дүшәмбе планлаштырылган сәфәр өзелергә мөмкин. Шимбә исә үз-үзегезгә ял ясагыз.
Кыз. Эштә алга китәргә мөмкинлекләр барлыкка киләчәк, бары тик юнәлешне дөрес сайларга һәм каршылыклар алдында куркып калмаска кирәк. Сишәмбе көнне үз-үзегезне контрольгә алыгыз. Эштә көндәшлек рухы көчле булачак. Җомга көнне уңыш елмаячак.
Үлчәү. Күптән уйлап йөргән эшегезне тормышка ашыру өчен иң кулай вакыт. Сезне аңларлар һәм ярдәм итәрләр. Берникадәр вакыт элек вәгъдә ителгән нәрсәне хәтерләгез, аны үтәргә вакыт җитте. Тиздән сезнең тормышта яңа һәм бик тә мөһим кеше барлыкка киләчәк.
Чаян. Иң мөһиме – ашыкмаска, барлык проблемаларны тыныч кына хәл итәргә кирәк. Чит-ят кешеләргә артык сүз сөйләмәгез, әмма яраткан кешегездән үз хисегезне яшермәгез. Атнаның икенче яртысында яңа эшлекле партнерлар табу мөмкин, отышлы тәкъдимнәр булыр.
Укчы. Эштә үзегезне һәрьяклап күрсәтә алачаксыз. Җитәкчелек казанышларыгызны бәяләр, премиягә исәп тота аласыз. Һөнәри һәм финанс хәлен ныгыту мөмкин. Балалар сезне үз казанышлары белән сөендерәчәк. Ялларда үзегезне гаиләгезгә багышлагыз.
Кәҗәмөгез. Сезне эштә уңыш көтә. Әйләнә-тирәдәгеләргә үзегез белән «уйнарга» ирек бирмәгез. Сишәмбе көнне эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр булачак. Ялларда сәфәргә чыгыгыз. Ялгызлар исә нәкъ бу атнада сөйгән ярларын очратачак.
Сукояр. Үзегез һәм киләчәгегез өчен нәрсә дә булса эшләргә вакыт. Партнерлар белән эшлекле очрашулар атнаның беренче яртысында уңышлы булыр. Чәршәмбе көнне конфликттан качу өчен җитәкчегезнең күзенә күренмәвегез яхшы. Ял көннәрендә урманга яки бакчага барып кайтыгыз.
Балыклар. Эшегездә уңышлы чор. Сез теләгән нәрсәләр барысы да тормышка ашачак. Дусларыгыздан, иптәшләрегездән акча сорап тормагыз. Балаларга күбрәк игътибар бирегез. Ялларда алар белән паркка, су буена барып кайтыгыз. Үзегез турында да онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев