Симерү – авырумы әллә дөрес тукланмау нәтиҗәсеме?
Соңгы елларда артык авырлыгы булган кешеләрнең саны бик нык артты. Моның сәбәпләре нидә соң?
Кешенең шәхси җаваплылыгы, дөрес тукланмау, сәламәт яшәү рәвеше алып бармау нәтиҗәсеме, әллә инде медицина ярдәме таләп итүче җитди авырумы? Түбәндә шул хакта фикер йөртербез.
Сәбәпләре
Әлеге проблеманың сәбәпләре берничә. Беренчедән, моңа азык-төлек өлкәсендәге үзгәрешләр зур йогынты ясады. Тиз туклану урыннары артты, кибетләр шикәрле эчемлекләр, тиз әзерләнә торган ярымфабрикатлар, ультра-эшкәртелгән ризыклар белән тулды. Аларга майны да, шикәрне дә, тозны да, төрле ясалма тәмләткечләрне дә җәлләмиләр. Бу матдәләр баш миендәге ләззәт үзәкләренә тәэсир итәләр һәм гел ашасын китереп торалар. Әйтик, тиз ашау ноктасында фри бәрәңгесе, гамбургер, төрле соусларга бай ризыклар ашап чыккан кеше, анда янәдән ашарга тели. Чөнки баш мие тиз рәхәт ала торган гадәткә ияләшә.
Шулай ук ризыклардагы яшерен шикәрләр дә кешегә калорияләрне тиз җыярга «ярдәм итә». Алар баллы йогуртларда, соусларда, джемда, шикәрле кайнатмаларда күп.
Үзеңә кирәгеннән артык ашау һәм аз хәрәкәтләнү – симерү авыруына китерүче тәүге сәбәп булып тора. Димәк, артык авырлык, симерү – ул кешеләрнең хәзерге яшәү рәвеше һәм туклану нәтиҗәсе.
Авырулар
Кайбер очракларда симерүне медицина күзлегеннән дә карарга кирәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм әйдәп баручы медицина ассоциацияләре симерүне хроник авыру дип классификациялиләр. Чөнки симерү, артык зур авырлык – ул «май запасы» гына түгел, ә лептин, грелин гормоннарының эше бозылуы да, инсулин резистентлыгы үсү дә.
Ә май катламының үсүе висцераль май катламы барлыкка килүгә, нәтиҗәдә эчке органнарның, кан тамырларының зарарлануына, кешенең тышкы кыяфәте үзгәрүенә китерә. Организмда ялкынсыну барлыкка килә. Нәтиҗәдә, 60 % ка якын симез кешедә икенче тип шикәр авыруы барлыкка килә. Йөрәк, кан тамырлары зыян күрә, инфаркт, инсульт булу куркынычы арта. Артык авырлыгы булган күпчелек кешенең кан басымы югары була, холестерин күләме күтәрелә, тыны кысыла. баш авырта, умыртка сөягенә, аякларга зур авырлык килә. Ашказаны-эчәк тракты системасы ягыннан карасак, үтнең бүленеп чыгуы кими, үт куыгында, бөерләрдә ташлар утыра, бавырга май җыела. Шулай ук җенси гормоннарга да зыян килә, репродуктив система какшый. Онкологик авыруларның да 10 % ка якыны артык авырлыктан барлыкка килә.
Файдалы киңәшләр
Шул ук вакытта генетика турында да онытмыйк. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, артык авырлыкны тиз җыю нәселдән дә килә ала. Кайбер кешеләр биологик яктан майны тиз туплый, аларның матдәләр алмашы әкрен була, шуңа күрә бик авырлык белән ябыгалар. Ләкин артык авырлыкны гормоннарга, генетикага гына бәйләп калдырып, үз өстеңнән җаваплылыкны төшерергә кирәкми. Дөрес туклану, физик активлык, дөрес төзелгән көндәлек режим кешегә артык авырлыктан котылырга ярдәм итә. Әгәр инде үзлектән генә ябыга алмасагыз, белгечләргә мөрәҗәгать итегез. Симерү авыруын, артык авырлыкны кисәтү һәм булдырмау өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:
1. Туклану режимын көйләргә. Беренче чиратта, камыр ашларын, артык майлы, кыздырылган ризыкларны, шикәрне, баллы газлы эчемлекләрне рационнан чыгарыгыз (яисә: рационга кертмәгез).
2. «Идеаль тәлинкә» (икенче төрле аны «Гарвард тәлинкәсе» дип атыйлар) методы белән ашагыз. Тәлинкәгезнең 50 %ын яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, 25 %ын катлаулы углеводлар (ярмалар, эре бөртекле оннан пешерелгән ипи, токмач; сирәк кенә камыр ризыгы да ярый, әгәр ул эре бөртекле оннан ясалса һәм майда кыздырылмаса), 25 %ын аксым (ит, балык, йомырка, эремчек, бүтәкә, бавыр, йөрәк, үпкә) һәм файдалы майлар (авокадо, чикләвек, зәйтүн мае, җитен мае, исле көнбагыш мае) тәшкил итсен.
3. Су режимын саклагыз. Көн буена үз авырлыгыгызның һәр килограммына 30 млдан исәпләп, чиста, кайнамаган җылы су эчегез. Һәр ашау алдыннан 30 минут кала 1 стакан су кабул итегез.
4. Көн буена 3-4 тапкыр гына ашагыз. Кичке ашау белән йокы арасында кимендә 3 сәгать вакыт аралыгы булырга тиеш.
5. Хәрәкәтләнегез. Сез күбрәк хәрәкәтләнгән саен, калорияләр күбрәк яна. Ә ябыгуның төп законы – көн дәвамында сарыф ителгән энергия күләме ризык белән кергән энергия күләменә караганда күбрәк булырга тиеш.
Шушы кечкенә генә кагыйдәләрдән башласагыз да, сез артык авырлыкны киметә барачаксыз, һәм сезне симерү авыруы да, аның нәтиҗәсендә барлыкка килгән башка авырулар да читләтеп узачак. Сәламәт булыйк! Үз-үзебезне яратып яшик!
Чулпан Мөслихова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев