Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова ирләрне елатты

Чаллыда җырчының җиденче концерты узды.

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова Чаллы тамашачыларына "Едрит Кудрит" дип исемләнгән программасын тәкъдим итте. 

Җырчының җиденче концерты тулы залда үтте. Илсөя җырлары арасында авылда үткән балачагы турында сөйләп тамашачыларны көлдерде дә, елатты да. Аның әтисенә багышланган җырын кайбер ирләр дә елый-елый карады.

"Әтиемнең өч сүзле генә видеосы бар, ә әниемнең фотолары да, видеоалары да юк. Әти-әниләрегезне видеога төшерегез. Сагынганда карарсыз да, минем сүзләремне исегезгә төшерерсез", - диде ул тамашачыларга.

Илсөя Бәдретдинованың җырларын да, берсеннән-берсе матур күлмәкләрен дә, талантлы музыкантларын да, биючеләрен дә яратты тамашачы. Хәер, җырчы үзе дә Чаллы тамашачысын хөрмәт итә.

"21 ел элек бу залда 17 кеше концертымны караган иде. Хәзер заллар тутырып киләсез, рәхмәт сезгә.  Ул чакта да "Торып бас" җырын җырлаган идем. Бу җыр миңа авыр вакытларымда көч бирә. Аны репертуарымнан төшермим", - диде ул.

Җырчының өч сәгатьтән артык концерты бер сулышта үтте.

"Мин август аенда ук 1600 сумга билет алып куйган идем. 65 яшемә җитеп мондый затлы концертны күргәнем юк иде. Искиткеч! Концертны тасвирларга сүзләр табып бетереп булмый. Мартта тагын барам", - ди шәһәрдәшебез Кадрия Фәрхуллина.

Илсөя концертта бер хыялын тормышка ашыруын дә әйтте. "Милли киемнән җырлыйсым килгән иде. Күлмәкне тектереп, җырладым һәм әнием өйрәткәнчә бу эшне эшләдем дип күңелемнән "галочка" куйдым", - диде "Мәтрүшкәләр" җырын башкаргач. 

Концерт тәмамлангач та, тамашачылар Илсөяне сәхнәдән җибәрмәделәр. Җырчы да ялындырып тормады. "Мәктәп бакчасы" һәм яңа ел турындагы җырларын башкарды. 

Ул тамашачыларына: "Акча астында калып, чыга алмыйча җәфаланыгыз. Миңа сарыф иткән акчагызны Аллаһы Тәгалә меңе белән арттырып кайтарсын", - дигән теләген җиткерде.

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ильсия Бадрутдинова