Илзидә Госманның машинасын урлаганнар?
Җырчы тимер атын институт каршында калдырган булган.
Моңлы тавышы белән халык күңелен яулаган Илзидә Госманның магистратурага укырга керүе турында язган идек. Ул Венера Ганиева төркемендә белем ала. "Камиллеккә чикләр юк", - ди Илзидә ханым. Шул ук вакытта Татарстан һәм Башкортстанның төрле шәһәрләрендә концертлар да куеп йөргән чагы.
Шушы көннәрдә җырчы белән күңелсез хәл килеп чыккан. Аның машинасын урлаганнар. Дөресрәге, ул башта шулай дип уйлаган.
"Машинамны институт каршында калдырдым да, тиз генә дәресләргә йөгердем. Чыксам, машинам юк! Телефоным да шунда иде. Минем хәлне күз алдына китерәсездер. Урлаганнар микән ни дигән уй килде башта. Ары барып карыйм, бире карыйм, машинам юк. Шунда бер кибеткә кереп берәр кешедән телефон сорап торырга булдым. Юлыма бер ир-ат очрады. Хәлне сөйләп биргәч, бу миңа "штраф стоянкага алып киткәннәрдер" диде. Аның телефоныннан шул хезмәткә шалтыраттык. Аллаһка шөкер, машинам аларда булып чыкты", - ди җырчы.
Баксаң, җырчының машинасы зебрага якын торган. Ашыгу сәбәпле, ул аны абайламый калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев