Тәкъдимне туган көнендә ясаганнар.
Җырчы Лилиана Ирназарова үзенең социаль челтәрләрендә олы шатлыгы белән уртаклашты. Аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар.

Сөенечле вакыйга җырчының туган көнендә булган. "Мин «әйе» дип әйттем! 7.11.2023", – дип язып куйган бәхетле җырчы.
Социаль челтәрләргә йөзек һәм чәчәк бәйләме фотосын да элеп куйган.
Сүз уңаеннан, Лилиана Ирназарова беренче иреннән өч малай тәрбияли.
Нет комментариев