Салават Фәтхетдиновның иң танылган җырларына аранжировка ясаган музыкант тормышы һәм яраткан шөгыле турында сөйләде
Илдус Низамов – Салават Фәтхетдиновның иң танылган җырларына аранжировка ясаган музыкант, Татарстанның атказанган артисты, композитор, баянчы. Бүгенге көндә ул Тукай районы Әҗмәкәй авылында яши. Илдус абыйларга кунакка барып, тормышы, музыка, сәхнә һәм тагын бер зур «мәхәббәте» – машинага тага торган кемпер (тәгәрмәчле йорт) ясавы турында сөйләштек.
– Илдус абый, сез бөтен гомерегезне музыкага багышлаган кеше. Ничек башланды ул мавыгуыгыз?
– 6 яшьтә бәләкәй гармунда уйный идем инде. Беркем дә өйрәтмәде, үзлегемнән. Без гаиләдә 4 бала – ике малай, ике кыз. Әти: «Абыеңа 3 гармун алып бирдем, уйнамады», – дия иде. Абый миннән 4 яшькә олырак. Аның шул өченче гармунында уйнап киткәнмен инде. Ә абый бик матур җырлый иде.
– Сез кайсы яктан?
– Балык Бистәсенең Котлы Бүкәш дигән авылыннан. Фәтхерахман абый Әхмәдиев дигән композитор («Кама буе – туган як», «Чистай вальсы» һ.б. җырларының көй авторы) – якташыбыз. Казанда яшәсә дә, ул әтием янына килгәләде. Әтием бик матур җырлый иде. Аларга игътибар белән карап торганымдыр инде, Фәтхерахман абый: «Нәҗип абый, бу малаең музыкант булырга мөмкин», – дигән.
– Музыка мәктәбенә бирделәрме?
– Безнең авылда юк иде ул. Уен коралларына килгәндә – башта тальян, 4нче сыйныфта ике рәтле хромка, 8нчедә укыганда әти баян алып бирде. Бер ай эчендә өйрәнеп, Яңа ел кичәсендә шунда уйнадым.

– Мәктәпне тәмамлагач, сәнгать юлыннан киттегезме?
– Авыл хуҗалыгы институтына кермәкче идем. Татарча укыган балага кая инде ул русча инша язу? Армиягә киттем. Хезмәт иткәндә алга таба музыка буенча укырга дигән фикергә килдем. Казан музыка училищесына бардым. Махсус белемем булмагач, алмаслар, дип Фәтхерахман абыйга мөрәҗәгать иттем. Аны Казанда беләләр, файдасы тигәндер, 25 студент арасына мин дә эләктем. Тик алар – музыка мәктәбен тәмамлаган кешеләр.
Училищеда: «Бер ел эчендә нотаны өйрәнсәң, каласың, өйрәнмәсәң – юк», – диделәр. Тәүлегенә 16шар сәгать баянда уйнасам, уйнадым, икенче курста группадашларымны куып тоттым, өченче-дүртенчедә узып киттем.
– Диплом алганнан соң кайда эшкә кердегез?
– Туган авылыма, клубка. Өч ел эчендә «Йолдыз» исемле вокаль-инструменталь ансамбль оештырдым, заманында Татарстанда ул билгеле төркем иде. Аннары Чаллыга килеп, шундый ук ансамбль җыйдым. Беррәттән «КАМАЗ»ның торак-коммуналь идарәсендә эшләдем. Шул елларда Салават (Фәтхетдинов – ред.) белән таныштым. Аның белән 12 ел бергә иҗат иттек. Ул Казанга киткәч, монда калдым, үземчә яши башладым.
– Салават белән эшләү зур тәҗрибә булгандыр?
– Әйе инде. Аннары 90нчы еллар иде бит, кытлык, ә анда эшләгәндә авыр заманнарны сизмәдем мин.
.jpg)
– Ул сезне аранжировка остасы буларак чакыргандыр?
– Әйе. Синтезатор эчендәге компьютер кебек программа – секвенсор белән эшли идем. Җырны җырлап бирәләр дә, мин шуңа гармония куям, оркестровка ясыйм. Ул көй, аранжировка синтезатор эчендә кала, шуның белән сәхнәгә, артист белән бергә чыгасың.
– Тавышны яздыру юк идемени?
– Юк. Техник мөмкинлекләр дә юк иде, Салават үзе дә беркайчан да фонограммага җырламады, һәрхәлдә, минем белән эшләгәндә.
– Сез бит җырлар язасыз. Беренчесен хәтерлисезме?
– «Яшьлек кыңгыраулары» исемле иде ул. Язганымны ишетеп, аны Зәйнәб Фәрхетдинова сорап алды. Күбесен Салават җырлады, Ләйсән (аның тормыш иптәше). Бер җырымны Винера Ганиева башкарды, аның белән без музыкаль училищеда бергә укыдык. Читтә генә басып тора иде, аны сәхнә кешесе итеп күз алдыма китерми дә идем, ә ул әнә нинди булды (елмая).
– Танылган «Кайнар чәй», «Өметсез димә сөюне» дә – сезнеке. Барысы ничә җыр иҗат иттегез?
– Күп түгел, утызлап бардыр. Үземне алай композитор дип санамыйм да. Гомердә заказ буенча язган булмады, күңелдә ни туа, шул туа иде.
– Хәзер көйне ясалма интеллект ярдәмендә язалар. Моңа ничек карыйсыз?
– Кызык. Замана белән бергә атлыйсың килә икән, моны да өйрәнергә кирәк. 50 ел элек безгә чыбыксыз телефон аша сөйләшәчәкбез дисәләр, ышанмас идек, ә бүген ул – чынбарлык. Дөнья да, музыка да үзгәрә. Тик «тере» музыка башка инде ул.

– Зур хоббиегыз – машинага тагыла торган йорт ясау идеясе башыгызга ничек килде?
– Телевизордан карап утыра идем, кемперлар күрсәтәләр. Сарапулда берәү сата, кыйбат та түгел – 300 мең сум тирәсе. Ул чын немец фирмасы ясаган, 1989 елгы. Таушалганрак иде, март аеннан июньгә кадәр мин аның эчен сүтеп җыйдым. Шунда карадым: ничек, нәрсәдән ясалганын – бер тимер юк, бөтенесе агачтан. Шуның белән Анапага бардык. Беренчедән – зур, 4 кешелек, икенчедән – киң, авыррак, эчендә хәтта бәдрәфе дә бар иде.
Кайткач, «мин моны үзем дә ясый алам бит» дигән уй керде. Таррак, җиңелрәк итеп ясадым. 8-9 ел элек булды бу.
– Эш нәрсәдән башлана, нинди эзлеклелектә дәвам итә?
– Башта сызымын ясыйсың, ясау дәверендә кирәгенчә үзгәртәсең. Монысында тимер шасси сатып алдым, тип-тигез агач рейкаларны сайлап алып, алардан каркас ясадым, аннары аны буяп киптердем. Алюкобонд дигән (ике алюмин пластина арасында пластик урнаштырылган) материал белән тышладым, эчен МДФ панельләрдән ясадым. Уртада – темплекс дигән җылылыкны саклаучы материал.
Эчтә ике кеше яшәрлек бар нәрсә дә бар – йокы урыны, газ плитәсе, юынгыч, суыткыч, телевизор, вентилятор, кондиционер, бойлер һ.б. Түбәдә – кояш батареялары, аларның энергиясе аккумуляторга тупланып бара. Барлык электр җиһазлары шуннан эшли. Февральдә башлаган идем, июнь башында тәмамладым. 4-5 ай. Ашыгып ясамыйм, күңел өчен, буш арада гына. Мин бит музыкант, күбрәк көйләр язам.

– Заводта ясалган кемперның бәясе нинди?
– Миллионнан башлана. Үзләре ясаганны сатучылар 700-800 мең сум сорый. Ничек ясалуына карап.
– Арендага сорыйлармы?
– Әйе. Тик мин бирмим. Кеше әйберен саклап тотмыйлар бит инде. Гомумән, сатар өчен ясамыйм, монысы инде өченчесе булса да.
– Элеккеләрен нишләттегез?
– Беренчесен ясап, 1-2 ел йөргәч, башка идея килде, тик торасы килми бит, әйдә, бүтәнчәрәк ясап карыйм әле, дигән теләк туды. Сатып, шул акчага икенчесен ясадым, аннары монысын. Тагын ясыйсы килә, тик яшь бар, миңа бит инде 71 тулды (елмая).
– Үзең ясаганда күпме акча кирәк?
– Материалга гына 500 мең сумга якын акча китте. Әле эшне санамыйча.
– Җылы якка барганда кемпинг, ягъни машинага тагыла торган йортлар өчен махсус урында туктыйсыз икән. Анда нәрсәләр бар?
– Электр энергиясенә тоташып була. Мин ясаган кемпер да кояш энергиясеннән дә, кирәк булса, 220 ваттка тоташып та эшли. Җылы душ, бәдрәф, күпме кирәк су кулланырга була, сакчылар бар. Быел Анапа янында туктадык, Кара диңгез янында үз пляжы да бар иде. Бәясе бер кешегә бер тәүлеккә 1250 сум иде. Аралашуы да күңелле, анда үзләре автойорт ясаучылар бөтен Россиядән килгән иде. Кайсыбер кеше «үзем ясадым» дигәнгә ышанмады.
– Кемперда кыш көне дә сәяхәт итеп буламы?
– Була, тик куркынычсызлык ягыннан ышанычлы түгел. Әйтик, бозлавык булырга мөмкин. Алдагылары юлны бик яхшы «тотмый» иде, монысында зур тизлектә барып карадым, селкетсәң дә тигез бара, «болгамый». Чөнки шассины Казанда махсус ясаттым – киң иттем. Аннары «обтекаемость» та әйбәт.
– Тормыш иптәшегез эшегез, мавыгуларыгызга ничек карый?
– Рузалия – Казан кызы, аның белән училищеда укыганда таныштык. Минем белән башта авылга китте, аннары Чаллыга килде. Аңлый, ярдәм итә. Гәрчә иҗат кешесе белән яшәве җиңел дә түгелдер (елмая). Өстәвенә, мин – йолдызлыгым буенча чаян. Ә алар – үзсүзле, үҗәт, үзенчә яшәргә ярата.
– Сәләтләрегез балаларыгызга күчтеме?
– Кызым укытучы, улым – инженер.
– Ничек ял итәсез?
– Эш белән. Киресенчә, эшсез торсам, эчем поша башлый.
Илдус Низамов белән видеоны моннан карарга була.
Нет комментариев