Вакциналар бушлай ясалачак.
18, 19 һәм 20 сентябрьдә Чаллыда шәһәр халкы сайлау участогына барып, бер үк вакытта сәламәтлеге турында да кайгырта алачак. Бу көннәрдә шәһәрдә гриппка каршы мобиль прививка пунктлары эшләячәк.
Күчмә прививка бригадалары сайлау участоклары урнашкан мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре базасында кабул итәчәк. Вакциналар бушлай ясала.
Иммунизация өчен Россиядә җитештерелгән «Совигрипп» вакцинасы кулланыла. Вакцинация грипп белән авыру һәм аның өзлегүләре, шул исәптән үпкә ялкынсынуы һәм хроник авыруларның кискенләшүе куркынычын киметергә ярдәм итә. Белгечләр прививканы алдан ясатырга киңәш итә, чөнки сезонлы авырулар таралганчы организмда иммунитет формалашып өлгерергә тиеш.
Мобиль прививка пунктлары түбәндәге адресларда эшләячәк:
10нчы мәктәп – Гидротөзүчеләр урамы, 5;
39нчы мәктәп – Нур Баян урамы, 10;
«Энергетик» мәдәният сарае – Габдулла Тукай исемендәге яр буе, 31;
24нче мәктәп – Автозавод проспекты, 39 (20/08 комплексы);
35нче мәктәп – Октябрьнең 60 еллыгы бульвары, 10 (7/14 комплексы);
29нчы гимназия – Яшь Ленинчылар бульвары, 3 (27/21 комплексы);
13нче мәктәп – Энтузиастлар бульвары, 2 (2/15 комплексы);
34нче мәктәп – Ш. Усманов урамы, 110 (49/04 комплексы).
Прививка ясату өчен паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) һәм СНИЛС булу кирәк.
Нет комментариев