Биредә төзекләндерү эшләре сәбәпле көн дә берничә километрга сузылган юл бөкеләре хасил була.
Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Салахов Яр Чаллы проспектындагы күпердә барган ремонт эшләренә бәйле хәлгә ачыклык кертте. Биредә төзекләндерү эшләре сәбәпле берничә километрга сузылган юл бөкеләре хасил була. Җитәкченең видеомөрәҗәгате кичә кич социаль челтәрләрдә урнаштырылды.
«Деформация җөйләрен алыштыру эшен дәвам итәбез. Хәзер аларга резин элементлар урнаштырыла. Бетон белән беренче катламны салдык, хәзер аның тиешле ныклыкка җитүен көтәбез. Шул ук вакытта резин элементлар урнаштыру эше дәвам итә. Бүген ремонтны төгәлләү максатыннан бетонның икенче, соңгы катламын сала башлыйбыз», – дип сөйләде Фәрит Салахов.
Аның сүзләренә караганда, әлеге участоктагы эшләрне 18 сентябрьдә төгәлләп, күпердә хәрәкәтне ачу планлаштырыла. Шуннан соң ремонт эшләре күпернең икенче ягында дәвам итәчәк.
Нет комментариев