Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсендә яңа җитәкче
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсендә яңа җитәкче

Моңарчы Сергей Яцковский «Шәһәр транспорты» муниципаль предприятисендә эшләгән.

Бүген Яр Чаллы шәһәре җитәкчелеге Шәһәр советы депутатларына һәм Башкарма комитет коллективына торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге яңа җитәкчене тәкъдим итте: шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы вазыйфасына Сергей Яцковский билгеләнде.

Моңарчы Сергей Леонидович «Шәһәр транспорты» муниципаль предприятисенең баш инженеры булып эшләде. Югары белемле, Кама дәүләт инженер-икътисад академиясен тәмамлаган, «Пассажираларны ташуны оештыру һәм транспортта идарә итү» белгечлеге алган, квалификациясе — «инженер».

Хезмәт юлын КАМАЗның трамвай идарәсендә башлаган. 2000 елдан «Электротранспорт» предприятиесендә эшли: электромонтердан башлап депо башлыгы, баш инженерга кадәр юл узган.

Сергей Яцковскийга 50 яшь. Ул үз вазыйфаларын үтәүгә бүгеннән кереште.
 


Нет комментариев