Капиталь ремонтан соң 2нче санлы “Алсу” балалар бакчасы ачылды (фоторепортаж)
Яңалыклар тасмасы

Капиталь ремонтан соң 2нче санлы “Алсу” балалар бакчасы ачылды (фоторепортаж)

Бүгенге чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәтов та катнашты.

Белем бирү инфраструктурасын яңарту «Яшьләр һәм балалар» милли проектыкысаларында башкарылды. Мәктәпкәчә учреждение Комсомол районы территориясендә, шәһәрнең 32 нче микрорайонында урнашкан. Анда 250 бала йөри. Биредә 12 төркем, алар арасында дүрт ясле төркеме.

Төзүчеләр кыска срок эчендә тиз һәм сыйфатлы рәвештә буяү эшләрен, түбә ябу, фасадны яңарту, яңа ишекләр һәм тәрәзәләр монтажлау, канализация, җылыту, су белән тәэмин итү, вентиляция, электр белән тәэмин итү эшләрен башкарган. Балалар бакчасы территориясендәге мәйданчыклар да ремонтланган.

Уңай үзгәрешләр бинаның тышында гына түгел, ә эчендә дә булган: мәсәлән, ашханәдә һәм кер юу бүлмәсендә яңа җиһазлар барлыкка килгән. 

Ашханәдә яңа җиһазлар куелган
Ашханәдә яңа җиһазлар куелган

Чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәтов, шәһәр мэры катнашты. 

Биредә тәрбияләнүче сабыйларның чыгышы белән танышканнан соң “Нинди сәләтле балалар, үскәч кем булырлар? Алар шәһәрне, әти-әниләрен, илебезне сөендереп, үзләре дә бәхетле булып матур итеп яшәсеннәр дигән теләктә без.  400 еллыгын билгеләп үтүче Чаллыны бу бина тагын да матурайтып җибәргән”– диде Марат Әхмәтов.


Шәһәр мэры Наил Мәһдиев педагогларны, бакча хезмәткәрләрен, әти-әниләрне әлеге күркәм вакыйга белән котлап уңышлар теләлде.

“Әле генә коеп яңгыр яуды, яңгыр бәхеткә диләр. Бакчабыз тарихындагы яңа битне ачу, мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәсьәләларе белән кызыксынганыгыз, ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт!” диде бакча мөдире Гөлүзә Гыйләҗева

Бакчада тәрбияләнүчеләр чыгышы
Бакчада тәрбияләнүчеләр чыгышы

Фотолар МЭРиЯ каналыннан алынды
 


Нет комментариев