Уеннар 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Хәзерге вакытта шәһәребезнең «Төзүче» һәм «КАМАЗ» спорт мәктәпләреннән 2017 елгы балалар футбол командалары Анапада Россия чемпионатында катнаша. Биредә илнең иң көчле дип табылган 52 командасы үзара көч сынаша. Алар – төбәкләрдә узган төрле дивизионнарда уйнап, призер исемнәрен яулаган командалар. Чаллылар исә «Большие звезды светят малым» дип аталган бөтенроссия турнирында Артур Анисимов дивизионында көч сынаган иде.
Анапаның «Витязь» стадионында Лига уеннарын ачу тантанасы 13 сентябрьдә – турнирның беренче көнендә узды. Анда командалар һәм капитаннар белән таныштырдылар, шулай ук футболчы Алексей Батраков исеме язылган футболкалар тапшырдылар. Башта 52 команда дүртәр командадан торган төркемнәргә – йолдызлыкларга бүленеп, өч көн дәвамында үзара көч сынашты.
Гомуми нәтиҗәләр буенча «Төзүче» һәм «КАМАЗ»ның икенче составлары көмеш лигада, беренче составлары исә ярымфиналда уйнаячак. Уеннар 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә
Нет комментариев