Зөһрә Вәлитова автор яңалыклары
-
Песием иремә охшаган
Үлгәннән соң аның җаны мәчегә күчкән.
-
Шәһәрдә вакцинацияне кайда ясыйлар?
Чаллыга коронавируска каршы 282 335 вакцина кайтты. Бүгенге көнгә прививканың беренче компонетнын – 274 100, икенчесен – 216 037 кеше ясатты.
-
Карны иң яхшы чистартучы компания «Вилюй», иң начары ....
Дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев гыйнвар аенда ноябрь, декабрь айлары белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк кар чыгарылды, диде.
-
Балалар бакчалары аерым контрольдә
Роспотребнадзор белгечләре эпидемиягә каршы профилактика чараларының үтәлешен контрольдә тота. Игътибар үзәгендә – сәүдә, җәмәгать туклануы объектлары, медицина оешмалары, сәнәгать предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре.
-
Чаллыда кемнең роботы иң шәбе?
Чаллының 36нчы инновацион технологияләр лицеенда мобиль робототехника буенча регионара ярышлар башланды. Анда шәһәребездән, Алабуга һәм Актаныш районыннан килгән 2 кешелек командалар көч сынаша.
-
Инвалид булу - чаңгыда ярышырга комачауламый - ФОТОЛАР, ВИДЕОЛАР
Бүген, 27 гыйнвар көнне, мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында чаңгы ярышлары буенча мэр кубогына шәһәр чемпионаты һәм беренчелеге үтте.
-
Чаллы шифаханәләренә, ватрушкадан егылып, 15 кеше мөрәҗәгать иткән - ФОТОЛАР
Кышның соңгы аена керергә дә вакыт аз кала. Кышны яратмаган кеше юктыр, чөнки бу вакытта гына без чана, чаңгы, тимераякта шуабыз. Күпләр элеккеге тимер чаналарны «ватрушка»ларга алыштырды. Алар уңайлы, җиңел.
-
«КАМАЗ-МАСТЕР» командасы пилотлары белән фотога төшәргә мөмкинлек бар
29-30 гыйнварда Чаллыда картинг буенча кышкы ярышлар үтәчәк.
-
Тагын карантин?
Татарстан Президенты мөгезле эре терлекнең төерле дерматит белән авыруы аркасында карантин кертте. Бу авыру Сарман районының Югары Чыршылы авылында табыла.
-
Хастаханәдә ПЦР-тестлар үткәрү саны ике тапкыр арткан
Шәһәребезнең 5нче хастахәнәсендә 2020 елда 62 300 тест ясалса, 2021 елда бу сан 116 907 булган.
-
Әҗмәкәй авылы һәм Яңа поселогында яшәүчеләр өчен шатлыклы хәбәр бар
Быел шәһәр юлларын төзекләндерүгә 3 миллиард сумнан артык акча тотылачак. Шуларның 800-900 миллионы – «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында.
-
«Олимпийский»га акча бар, концерт залына юк
«Олимпийский» спорт комплексына 2023-2024 елларда капиталь ремонт ясалачак, дип белдерде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Быел бу объект буенча проект-смета документациясе эше башкарыла.
-
Көллияттә студентларны Гарри Поттер фильмы геройлары каршы алды - ФОТОЛАР
В.Д. Поташов исемендәге техник көллиятендә иртән студентларны Гарри Поттер геройлары булып киенгән персонажлар каршы алды. Алар белән фотога төшәргә мөмкин булды.
-
63/16 йорты куллануга тапшырылды. Аны күпме көттеләр?
Бүген Чаллыда социаль ипотека буенча 6 подъездлы 216 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды. 63/16да фатир ачкычларын медицина өлкәсендә эшләүчеләр, укытучылар, 30дан артык яшь гаилә алды.
-
«Татар теле – туган телем» уенында көчләрен сынап карыйлар
«Заман» яшьләр үзәгендә Халыкара туган тел көне кысаларында «Татар теле – туган телем» дип аталган интеллектуаль-танып белү уены үтәчәк.