Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кемнең роботы иң шәбе?

Чаллының 36нчы инновацион технологияләр лицеенда мобиль робототехника буенча регионара ярышлар башланды. Анда шәһәребездән, Алабуга һәм Актаныш районыннан килгән 2 кешелек командалар көч сынаша.

12-14 яшьлек балалар үзләре җыйган һәм программалаштырган роботларның мөмкинлекләрен күрсәтәләр. Җиңүчеләр Татарстан җыелма командасына керәчәк һәм WorldSkills стандартлары буенча милли чемпионатта катнашачак.
Шәһәрдәшләребез Искәндәр Урманчеев һәм Игорь Игнатьев әлеге лицейда белем алалар. Роботлар белән былтыр кызыксына башлаганнар. 
– Моңа кадәр мин шәһәр балалар иҗат үзәгендә шөгыльләндем. Бу юнәлеш буенча җитди шөгыльләнү максатыннан монда килдем, – ди Игорь. – Без компьютерда махсус программа белән эшлибез. Роботларыбыз үзләре йөри белә, шарларны җыя һәм тиешле урынга урнаштыра. 
Лицейда робототехника буенча түгәрәк эшли. Анда укучылар һәр көн дәресләрдән соң киләләр. Алар укытучылары Дмитрий Фомин җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Робототехника түгәрәгеннән тыш, ул биредә хезмәт дәресләре дә алып бара.
– Роботлар белән автоном рәвештә һәм джойстик аша идарә итеп була. Алар ярдәмендә җыйган шарлар өчен командаларга баллар бирелә. Иң күп очко туплаучылар җиңүче дип таныла. Робототехника балада фикер йөртү сәләтен үстерә, инженер һөнәре серләренә төшендерә, компьютерда эшләргә өйрәтә, – ди ярышларның төп эксперты Дмитрий Евгеньевич.
Ярышларда катнашучы Актаныш егетләре  Фидан Абзаев һәм Азамат Ямалов 7нче сыйныфта укыйлар. Робототехника белән 2нче сыйныфтан шөгыльләнә башлаганнар. 
– Безгә роботлар белән эш итү бик ошый, чөнки алар кешеләргә булышалар, авыр хезмәтне җиңеләйтәләр. Без бик күп ярышларда катнаштык. Чаллыда, Казанда беренче, икенче урыннарны яуладык. Бүген дә беренчелекне алырга дип килдек, – ди малайлар.
Киләчәктә дә әлеге егетләр үз тормышларын роботлар белән бәйләп, программист һөнәрен сайларга планлаштыралар. 
Ярышларга бүген нокта куелачак.

Ярышлардан фоторепортажны моннан карый аласыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: робототехника