Әҗмәкәй авылы һәм Яңа поселогында яшәүчеләр өчен шатлыклы хәбәр бар
Яңалыклар тасмасы

Әҗмәкәй авылы һәм Яңа поселогында яшәүчеләр өчен шатлыклы хәбәр бар

Быел шәһәр юлларын төзекләндерүгә 3 миллиард сумнан артык акча тотылачак. Шуларның 800-900 миллионы – «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында.

2022 елда Шамил Усманов урамын ремонтлау дәвам ителәчәк. Эшләр Халыклар Дуслыгы проспектыннан академик Королев урамына кадәрге участокта башкарыла. 
Моннан тыш, планда Халыклар Дуслыгы проспектын ремонтлау күздә тотыла. Аның Сөембикә проспектыннан аска таба өлеше ремонтланачак. Мәләкәс елгасы аша күпер дә төзекләндереләчәк.
Шәһәр мэры шулай ук Әҗмәкәй авылы һәм Яңа поселогында яшәүчеләр өчен дә шатлыклы хәбәр җиткерде. 
– Анда Чаллыны Әҗмәкәй белән тоташтыручы дүрт полосалы яңа юл ясаячакбыз. Бу эшләргә 300 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, – диде Наил Гәмбәр улы. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев