«Олимпийский»га акча бар, концерт залына юк
Яңалыклар тасмасы

«Олимпийский»га акча бар, концерт залына юк

«Олимпийский» спорт комплексына 2023-2024 елларда капиталь ремонт ясалачак, дип белдерде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Быел бу объект буенча проект-смета документациясе эше башкарыла.

Әлеге спорт комплексын ремонтлау өчен 500 миллион сум акча кирәк. 
– «Олимпийский» спорт комплексы 35-40 ел элек төзелгән. Без барлык спорт объектларны этаплап ремонтлаячакбыз, – диде ул. 
Моннан алдарак мэр Сара Садыйкова исемендәге концертлар залын да яңартырга кирәк дигән иде. Кызганычка каршы, Чаллының төп культура залы ремонты быел да кичектереләчәк. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев