Мошенниклар пенсионерларга цифрлы сумга күчүдән «баш тартырга» тәкъдим итәләр
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар пенсионерларга цифрлы сумга күчүдән «баш тартырга» тәкъдим итәләр

Алдау очраклары ешайды

        Татарстанда мошенникларның  үзләрен банк хезмәткәрләре дип атап пенсионерларга шалтырату очраклары ешайды. Алар пенсияне цифрлы валютага мәҗбүри конвертацияләү турында хәбәр итә. ТР буенча Социаль фонд бүлеге кабат исегезгә төшерә: пенсияләр цифрлы сумнарга мәҗбүри күчерелми, ә түләүләрне китерү ысулы пенсионерның гаризасы буенча гына үзгәртелә.

             Алдакчылар шәһәр һәм мобиль номерларга шалтыратып, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыралар. Алар,  өлкән яшьтәге кешеләрне ышандыру өчен, цифрлы сумга күчерүдән баш тартмаган очракта пенсия автомат рәвештә цифрлы сумнарда исәпләнәчәк, дип куркытып  басым ясыйлар. Ялган процедураны рәсмиләштерү өчен аферистлар пенсионердан СМС-хәбәрдән килгән тикшерү кодын әйтүләрен таләп итәләр.

           Акчаны ничек алу һәм саклау мәсьәләсен гражданин үзе генә хәл итә. Пенсияләр элеккечә кеше сайлаган ысул белән банк счётына күчерелә яки почта бүлекләре аша  түләнә. Пенсионерның гаризасыннан башка түләүләрне китерү ысулын беркем дә үзгәртә алмый.

            Социаль фонд хезмәткәрләре гражданнарга шәхси хәбәрләргә язмыйлар һәм ярдәм чараларын рәсмиләштерү тәкъдимнәре белән шалтыратмыйлар. Алар "Дәүләт хезмәтләре" порталыннан парольләр, СМС-хәбәр кодлары һәм банк карталары номерларын сорамыйлар. Андый эчтәлектәге шалтыратулар  булган очракта, сөйләшүне шунда ук туктатырга, элемтәне өзәргә кирәк.

           Түләүләр турында теләсә нинди мәгълүматны  СФР сайты, Социаль фондның социаль челтәрләрдәге һәм MAX мессенджерындагы рәсми аккаунтлары кебек рәсми чыганаклар аша гына тикшерергә, 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтыратып, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиентлар хезмәтләренә яки күпфункцияле үзәк офисларына шәхсән мөрәҗәгать итеп белешергә мөмкин.


Нет комментариев