Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов хәбәр итте.
Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән Татарстанда яшәүчеләр өчен бердәм транспорт картасын кертү буенча пилот шәһәрләр булачак. Бер карта ярдәмендә җәмәгать транспортының төрле төрләрендә – шәһәр автобусларында, елга судноларында һәм поездларда йөрү өчен түләргә мөмкин булачак.
«Татарстанда яшәүчеләр шәһәр автобусларында, елга һәм тимер юл транспортында йөргәндә бердәм транспорт картасы ярдәмендә түли алсын. Бу – безнең төп максат», — дип билгеләп үтте министр.
Фәрит Ханифов әйтүенчә, хәзерге вакытта министрлык муниципалитетлар белән актив хезмәттәшлек итә. Һәр район һәм шәһәр белән аерым килешүләр төзелә. Проектка беренчеләрдән булып Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт кушылачак.
Нет комментариев