Баянчы Фәнилә Салихова: «Халык баянны сагынган»
Яңалыклар тасмасы

Баянчы Фәнилә Салихова: «Халык баянны сагынган»

«Шәһри Чаллы»дан – Пятачоклар йолдызы Фәнилә Салихова лаеклы ялга чыкты.

Популяр баянчы вакытын ничек уздыра. Телефоннан шалтыратып хәлен белешеп алдык.
«Хәлләр Аллаһка шөкер. Җәй көне Башкортостанның Караидел районында клубта кичке уеннарда уйнадым. Сплавка чыктым. Йөрүзән елгасы өстендә дә баянда уйнадым. Ноябрь бәйрәмнәрендә Чистайда һәм Донауровка авылында, Яңа Чишмә районында дусларымда кунакта булып кайттым.

Баяным да үзем белән булды. Халык баянга шулкадәр сусаган һәр көнне баянда уйнап, җырлап, биеп үткәрдек», – диде ул. Фәнилә ханым «Шәһри Чаллы»га да рәхмәтен җиткерде. «Пятачокларга чакырып, баянда уйнаттыгыз. Популяр кешегә әйләндем. Соңгысында баянда уйнап җырлавымны 59 мең кеше караган. Әле микрофоном «китеп барды» бит. Бик зур рәхмәт сезгә», – диде ул.

Баянчы иҗатташ дусларының юбилейларында чыгыш ясый. Җырчылар белән гастрольләргә чыгарга планлаштыра. Кем белән кая баруын соңрак әйтербез безнең белән бергә булыгыз. 
 


Фәнилә Салихова «Шәһри Чаллы»дан-Пятачок

Нет комментариев