Наил Мәһдиев: «Тукай районыннан башка Чаллыны күз алдына китереп булмый»
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Тукай районыннан башка Чаллыны күз алдына китереп булмый»

«Энергетик» мәдәният сараенда Тукай районының 50 еллык юбилеена багышланган тантана булды.

Анда ТР Рәисе каршындагы теллеәрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, районнан чыккан күренекле шәхесләр катнашты. 
Наил Мәһдиев үзенең чыгышында шәһәр белән районның аерылгысыз булуын ассызыклады.  Ике төбәкнең үзара бәйләнешен бербөтен организм белән чагыштырды һәм Чаллының үсешендә район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең өлеше зур булуын билгеләп үтте.

Мэр әйтүенчә, Тукай районы Чаллыны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Зур сәнәгать үзәге булган автокала халкы өчен икмәк, сөт, май һәм башка көндәлек кирәк-яракларның районда җитештерелүен ул аерым ассызыклады.

«Мин еш кына шаяртып әйтәм: иртән торгач, “КАМАЗ” хезмәткәре яки шәһәрдә яшәүче кеше “КАМАЗ” баллоны ашамаячак. Аңа икмәк, май, сөт кирәк. Ә безнең автокаланы яңа, тәмле һәм экологик яктан чиста продукция белән нәкъ менә сез тәэмин итәсез», – диде Наил Мәһдиев, районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәт белдереп.

Ул шулай ук «Агросила Групп» һәм «Камский Бекон» кебек эре предприятиеләрнең өлешен билгеләп үтте. Быел билгеләп үтелә торган өч тарихи юбилейның туры килүенә дә игътибар итте. 2026 елда Тукай районы оешуга – 50, «КАМАЗ»ның беренче йөк автомобилен чыгаруга – 50, Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулды.  Наил Мәһдиев Чаллы халкы исеменнән Тукай районында яшәүчеләргә изге теләкләр җиткерде, бәхет, мәхәббәт һәм иминлек теләде. 
Тантанада хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды. Күренекле артистлар катнашында концерт булды. 
Фотолар «Якты юл» сайтыннан алынды.  
 


Чаллыга-400 тукай районына 50

Нет комментариев