«Үзеңә дә сәдака бир»
Дин һәм тормыш

«Үзеңә дә сәдака бир»

Көндәлек тормышта дингә, гыйбадәт кылуга кагылышлы төрле сораулар туып тора.

Аларның кайберләренә ачыклык кертү максатыннан, дин әһелләренең җавапларын тәкъдим итәбез.
– Ир-атның гаиләсенә сарыф ителгән акчасы сәдака буларак бара дип укыдым. Моны аңлатып китсәгез иде. 
– Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйткән: «Башлап үзеңә сәдака бир, аннан гаилә әһеленә, аннан артса, туганнарыңа, аннан артса, шулай дәвам кыл», – дигән. «Үзеңнән башлап сәдака бир» дигән сүз – үзеңнең матди ихтыяҗларыңны иң элек бетер, үзеңне мохтаҗлыктан чыгар, үзеңә ризык, түбә асты булдыр, үзеңнең бурычларыңны түләп бетер һәм бу үзеңә тотылган чыгымнар сәдакадан китә. Гаиләңә, тормыш иптәшеңә, балаларга асыл ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен сарыф ителгән мал шулай ук сәдакадан булып санала. 

– Өйдә җәмәгатем белән намаз укыганда мәчеттә кычкырып укыла торган намазларны эчтән генә, тавышсыз укырга ярыймы?
– Әгәр дә бер кешегә икенче кеше оеп намаз укыса, өйдәме, мәчеттәме, бу җәмәгать намазы дип санала. Ул оеган кеше ир-атмы, хатын-кызмы, аерма юк. Димәк, бу очракта мәчеттә тавыш белән укыла торган намазлар (иртәнге, ахшам һәм ястү) кычкырып укылырга тиеш. Ә инде ялгыз гына намаз укыган очракта, мәчеттә тавыш белән укыла торган намазлар кычкырып яисә эчтән, тавышсыз гына да укылырга мөмкин. 

– Онытылып китү аркасында, тәһарәтнең тәртибе үзгәрсә, ул дөрес буламы?
– Тәһарәтне алу тәртибе сөннәт гамәл булып тора. Әгәр дә тәһарәтнең дүрт фарызы үтәлгән икән, ягъни бит юу, кулны терсәккә кадәр юу, башка мәсех кылу һәм аякны юу үтәлгән икән, тәртибе үзгәрсә дә, тәһарәт дөрес булып санала.

 


дин ислам изге ай

Нет комментариев