Чаллы янында Россиядә иң зур төрмә төзеләчәк
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янында Россиядә иң зур төрмә төзеләчәк

Төзелешкә 31 миллиард сум акча тоту планлаштырыла.

Татарстанның Тукай районында  3000 урынга исәпләнгән мега-төрмә төзеләчәк. Россиядә әлегә зур төрмәләр берничә: Соль-Илецктагы «Кара дельфин». Ул 1600 урынга исәпләнгән. Омскида Урал аръягындагы иң эре колонияләрнең берсе урнашкан. Анда  2100 кеше сыя. Ул беренче тапкыр авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр өчен.

Документлардан күренгәнчә, Тукай районындагы колониядә 700 урын тикшерү изоляторына, 1150 урын – моңа кадәр иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үткәннәр өчен кырыс режимлы колониягә, 800 урын – беренче тапкыр хөкем ителгәннәр өчен гомуми режимлы колониягә, 200 урын колония-поселениедә яшәүчеләргә бүленәчәк.

Тагын 50 урын  төрмә тәртибен бозучылар өчен иң кырыс изоляция камералары өчен каралган. «Хастаханә» 100 койка-урыннан торачак. Режим корпусларының берсе,  150 урын  хатын-кызлар һәм 50 урынны балигъ булмаганнар өчен була. 

Мега-төрмәне Новотроицкое авылында төзиячәкләр. Ул Чаллыдан 15 км ераклыкта урнашкан. Биналарның гомуми мәйданы якынча 133,5 мең кв. м тәшкил итәчәк. Обьектны 2030 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча файдалануга тапшырырга планлаштыралар. 
 


мега төрмә

Нет комментариев