Аны акчасын сакларга бирергә күндергәннәр.
Чаллыдагы 75 яшьлек пенсионер хатынга бер ир-ат шалтыраткан. Исеме һәм атасын әйтеп сөйләшкән һәм үзен эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе дип таныштырган. Шәхси акчаларын югалту куркынычы янаганына ышандырып, аны акчаларны «ышанычлы» кешеләргә сакларга тапшыру вариантын тәкъдим иткән.
Хатын аңа ышанып, үзенең өй адресын әйткән. Курьер аның ЗЯБ бистәсендәге фатирына бер көн эчендә өч тапкыр килгән. Хатын-кыз аңа 4 миллион 770 мең сум акчасын тапшырган. Әлеге факт буенча мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. Курьерның фотороботы төзелмәгән. Зыян күрүче хатын аның йөзен хәтерләмәвен әйткән.
Нет комментариев