Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

91 яшьлек һәвәскәр бакчачы Сәлмә Әхмәтгәрәева: "Шушы көннәрдә помидор утыртырга иң кулай вакыт"

Сәлмә әби еллар дәвамында сыналган сортларны гына утырта. Мәсәлән, помидорның «Яблочный», «Бычье сердце» сортларына өстенлек бирә. Аларның һәрберсен аерым тартмаларга утырта.

–  Помидорларны 10-15 мартта утыртырга кирәк. Үрентеләрнең дүрт яфрагы чыккач, аларны икенче савытка күчереп утыртам. Шуннан шиңмәсен өчен күләгәле урынга алып куям. Ә инде күтәрелә башлагач, кояшка куям, – ди шәһәрдәшебез.

Түтәлгә яки теплицага утыртыр алдыннан 10 көн кала үрентеләрне чыныктыра башларга кирәк. Сәлмә әби моны иртәрәк тә башлый. Моның өчен ул рассаданы балконга (беренче көннәрдә) 2-3 сәгатькә чыгара, аннары вакытны озайта барып, төнгә дә калдыра. «Ләкин температураны карап торыгыз, өшерлек салкыннар булмасын», – ди ул. 

Сүз уңаеннан, Сәлмә әбинең озак яшәү серләре турындагы кызыклы язманы моннан укый аласыз. 

Зөһрә Вәлитова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачы