Чаллыда 20 ноябрьдә уза.
Чаллыда тәрбиягә бала алган гаиләләр һәм ятимнәр арасыннан чыгарылыш укучылары өчен Бөтенроссия хокукый ярдәм көне узачак. Чара Әхмәтшин урамы, 107/28 (58/08) йортта оештырыла. Хокукый ярдәм көне эшендә шәһәрнең дәүләт учреждениеләре белгечләре катнашачак.
Экспертлар арасында – опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре, 3 номерлы суд приставлары хезмәте бүлекчәсе, «Республика матди ярдәм үзәге» хезмәткәрләре, ТР буенча Социаль фондның клиентлар хезмәте, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге, «Киләчәкне төзибез» идарәче компаниясе, нотариаль контора, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, шулай ук Чаллы шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү, алыштыручы гаиләләрне әзерләү һәм озату үзәге вәкилләре бар.
Оештыручылар әйтүенчә, мондый очрашу гражданнарны мәгълүмат белән тәэмин итү, квалификацияле хокукый ярдәм алу, шулай ук алыштыручы ата-аналарның һәм ятим балаларга хокукый ярдәм итү өчен үткәрелә.
Нет комментариев