Бу хакта социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
Олимпия уеннары чемпионы Алинә Заһитова сеңелесе Сабинага кыйммәтле машина ачкычы тапшырды. Якташыбыз сеңлесен күзләрен бәйләп, «Lexus NX» кроссоверы янына алып барган видеоны социаль челтәрләренә чыгарды.
Бүләкне күргәч, Сабина елап җибәрде. Мондый маркалы автомобиль комплектациягә бәйле рәвештә якынча 12 миллион сум тәшкил итә. «Сине бик яратабыз һәм юлларың һәрвакыт тигез, ә тормышыңда бары тик күңелле хәбәрләр генә булуын телибез», – диде Алинә туганына.
Сабинага 18 яшь. Ул балачакта фигуралы шуу белән шөгыльләнгән, әмма профессиональ спорт карьерасын дәвам итмәгән. Быел Сабина мәктәпне тәмамлап, Президент академиясенә (РАНХиГС) укырга кергән.
Нет комментариев