Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Нинди чәчәкләрне көзен утырталар?

Күпьеллык үсемлекләргә яхшылап үсеп китү өчен салкын һава кирәк.

Белгечләр сүзләренә караганда, кайбер чәчәкләрне чыныктыру өчен көзен утырту хәерле.

Дельфиниумны октябрь башына кадәр утыртырга кирәк. Аның ботак көпшәләренә су кереп калмасын, юкса кышын череп бетәр. Аны көзен утыртсаң, киләсе сезонда ук чәчәк атар.

Люпинга туфрак нинди булу мөһим түгел, алар кояш ярата, күләгә урынга утыртмагыз. Көзен утырткан люпин язын чәчәк ата башлый инде

Пионнарны да октябрь уртасына кадәр утырталар. Яңгырлы һава булса, киселгән урыннарга күмер сибәргә кирәк. Пионнар өчен дренаж яхшы булырга тиеш. Туфракка ком кушу хәерле.

Флоксаларны тамырлары белән сатып алсагыз, аларны кара көзгә кадәр утыртып була. 

Эхинацеяне сентябрь уртасында утыртып кую хәерле. Бу чәчәк күләгәле урынны яратмый. 

Примуланы сентябрь азагында утыртыгыз. Аңа дымлы һәм туклыклы туфрак кирәк, диелә хәбәрдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт