Җылыту сезоны 1 октябрьдә башланды.
Чаллыда башкарма комитет карары буенча җылыту сезоны 1 октябрьдә башланды. Беренчеләрдән булып социаль объектларга җылы бирелде.Чаллы җылылык челтәрләре мәгълүматлары буенча барлык мәктәпләр, балалар бакчалары җылылык кабул итәргә рөхсәт алды.
Сәламәтлек саклау учреждениеләренең – 83 проценты, социаль учреждениләрнең 59 проценты җылылык кабул итәргә әзер. 1473 йортның 1205енә җылык кабул итәргә рөхсәт алды. Йортларга җылы бирү дәвам итә.
Нет комментариев