Россия мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, соңгы ярты елда аллергологларга сәбәпсез ютәл, кычыту һәм томау төшү белән мөрәҗәгать итүчеләр саны 40 процентка арткан.
Табиблар хәбәр итүенчә, пациентларның күпчелеге – 23 яшьтән 29 яшькә кадәрге яшьләр. Аларның барысы да йокларга ятканда аллергия билгеләре кискенләшүен әйтә.
Мәскәүдә яшәүче 24 яшьлек бер хатын-кыз борыны суламау, шешенү һәм күзләренең кычытуы, яшьләнүгә зарланган. Тик озак вакыт моның сәбәпләрен аңлый алмаган. Кыз бөтен фатирын юып чыккан, һава чистарткыч сатып алган, хәтта кер порошогын да алыштырган. Хәле күбрәк кичкә таба һәм төнлә начарая икән. Проблеманың чишелеше көтмәгәндә килеп чыккан – кызга кунакка килгән әнисе бөтен урын-җир җәймәләрен үтүкләп чыккан. Эш тузан талпаннарына аллергиядә икән. Аларның кисәкчекләре һәм яшәү эшчәнлеге калдыклары көчле реакция тудырырга сәләтле.
Аллергологлар белдерүенчә, нәкъ менә зумерлар (ягъни яшь буын) киемнәрне 30 градуслы суда тиз генә юдыруны өстен күрә. Аннары табигый юл белән киптерәләр һәм үтүкләмичә шунда ук шкафка салалар. Югары температура белән эшкәртү тузан талпаннарына каршы көрәшергә ярдәм итә. Талпаннар матрасларда, мендәрләрдә һәм юрганнарда яши, тире кисәкчекләре белән туклана һәм томау төшү, ютәл, кычыту һәм лайлалы тышчалар шешенүенә китерә. Роспотребнадзор урын-җир җәймәләрен 60 градустан түбән булмаган температурада юарга, аларны пар белән эшкәртергә һәм бүлмәдәге дым дәрәҗәсен күзәтергә (ул 50 проценттан югары булмаска тиеш) киңәш итә.
Фото аллергия/ фото ясалма интеллект иҗаты
Нет комментариев