Чаллыда укытучыларга бүләкләр тапшырдылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда укытучыларга бүләкләр тапшырдылар

Чаллы тантаналар сараенда үтте.

Чаллының Тантаналар сараенда мәгариф системасын үстерүгә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән педагогларны, тәрбиячеләрне һәм остазларны хөрмәтләделәр.  Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов җыелучыларны Укытучылар белән котлап хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм лаеклы бүләкләр тапшырды.

25 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Гәрәева, 1 нче номерлы Балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сараеның методисты Виктория Костина һәм 81 нче номерлы «Гөлчәчәк» балалар бакчасы мөдире Сария Мәрданова  Россия Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы»   билгесе белән бүләкләнде.

Чаллы политехника көллияте укытучысы Фәридә Сәетовага һәм 89 нчы номерлы психик үсеше тоткарланган балалар өчен башлангыч мәктәп-балалар бакчасының башлангыч сыйныфлар укытучысы Римма Тимерҗановага «Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Россия Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына 83 нче номерлы «Фея» балалар бакчасы мөдире Светлана Бәдретдинова, 34 нче мәктәп директоры Наталья Максимова, Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге баш белгече Гөлфия Фәтхуллина һәм 9 нчы мәктәпнең математика укытучысы Зифә Йосыпова лаек булды.  В. Д. Поташов исемендәге техник көллияте укытучысы Олег Гурьянов, 13 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Лотфуллина, 58 нче мәктәпнең җитештерү мөдире Рита Хузина һәм 57 нче гимназиянең   химия укытучысы Чулпан Йосакаева«Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мактаулы остазы» билгесе белән бүләкләнде.

84 нче номерлы «Көмеш тояк» балалар бакчасының укытучы-дефектологы Татьяна Вершинина, 22 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Гаврикова, 88 нче номерлы психик үсеше тоткарланган балалар өчен мәктәпнең тәрбиячесе Лилия Зарифуллина, 51 нче мәктәп директоры Альбина Салахова һәм 33 нче номерлы «Колобок» балалар бакчасы мөдире Люция Фәррахова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булды.
50 нче мәктәп директоры Рамил Әхмәтҗәнов, Мәгариф идарәсенең һөнәри белемне үстерү секторы баш белгече Дарья Галиева һәм 52 нче мәктәп директоры Дамир Нурихмәтов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды.
 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф укытучылар көненә

Нет комментариев