Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Пенсионер ханым мунчада аяк-кулсыз калган

Барысына ашыгу сәбәпче.

Шушы көннәрдә дустым бер аяныч хәл турында сөйләде. Авылда яшәүче апасы мунчада пешкән. Бу болайрак булган. Сания ханым тәненә яхшылап сабын сөрткән дә ләүкәгә менеп утырырга уйлаган. Ләкин бер мизгелдә таеп киткән һәм ләүкә белән мич арасына кысылып калган. 

Күпмедер вакыттан соң ире эзләп килгән. Ул хатынын үзе генә чыгара алмаган. Сания ханымны хастаханәгә алып киткәннәр. Бот төбеннән бер аягын һәм беләктән бер кулын кискәннәр. 60 яшьлек ханым моны бик авыр кичергән. Бигрәк интеккән шул бахыр. Аллаһы Тәгалә бу ханымны, гаиләсен ярдәменнән ташламасын. 
Газета укучыларыбызга әйтер сүзем шул: ашыкмагыз, кабаланмагыз. Бәла аяк астында. Бәхетсезлеккә юлыгып үзегезгә һәм якыннарыгызга мәшәкать ясамагыз.

Фәрит Садыйков, шофер.

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аянычлы хәл