Кыска ялганыштан – зур бәла
Чаллының 47/23 йортында өченче катта бер бүлмәле фатир янды.
Ут дүртенче, бишенче катта яшәүчеләрнең балконнарына да зыян салды. Торак хуҗасы 57 яшьлек хатын-кыз фаҗига вакытында өендә булмаган, шуңа фатир ишеген янгын сүндерүчеләр каерып ачкан. Беренчел фаразлар буенча ут чыгуның сәбәбе - бүлмәдәге кыска ялганыш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев