Актив спортчыларга - яңа мәйданчык
Пушкин исемендәге 78нче пролицей мәйданында универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Аны республика программасы кысаларында булдырдылар.
– Яңа уку елы алдыннан шәһәребездә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кирәкле объектларны ачу матур традициягә әйләнде. Быел без ике яңа мәктәп, өч балалар бакчасы төзедек. Бүген спорт сөючеләр өчен мөһим объект ачабыз, - диде шәһәр башлыгы. Балачакта үзем дә футбол белән мавыга идем. Без үскәндә мондый шартлар юк иде. Хәзер спорт белән шөгыльләнү өчен заманча кырлар булдырабыз. Профессиональ спортчылар булмасагыз да, әлеге футбол белән шөгыльләнү сезгә файдага булачак. 2016 елдан башлап Үзәк районда төзелгән ундүртенче мәйданчык бу. Сез аны яхшы сакларсыз дип өметләнәм.
– Әлеге спорт мәйданчыгы балаларның һәм әти-әниләрнең үтенече буенча төзелде, дип билгеләп үтте пролицей директоры Гөлнара Гарипова.
– Футбол – команда уены. Биредә балаларның бер-береңә ярдәм итү, бер-берең өчен җан ату кебек күнекмәләр барлыкка килә. Бу футбол мәйданчыгы киләчәктә безнең шәһәрне танытачак футболчылар үстерер дип ышанабыз, - диде Гөлнара Ирековна.
Кунакларның имзалары куелган туплар белән, 78нче пролицей белән «Гол» исемле футбол мәктәбе командалары арасында матч башланды.
«Дарование» футбол мәйданчыгының размеры 20х40. Заман таләпләренә туры китереп, ясалма өслек түшәлгән. Кичен мәйданчык яктыртыла.
Яңа корылмага иң сөенүчеләре – малайлар.
– Без моны күптән көттек, чөнки футбол уйнарга бик яратабыз, – диләр «Гол» футбол мәктәбенә йөрүче 3нче сыйныф малайлары. – Элек без “Гренада” паркына тренировкаларга йөри идек, моңа вакыт күп китә иде, ә хәзер монда шөгыльләнәчәкбез.
– Мин пролицейның җыелма командасында капкачы. Атнага 4-5 тапкыр дәресләрдән соң тренировкаларга йөрибез. Яңа футбол кыры булуына ышанып бетә алмыйбыз, - ди 6нчы сыйныф укучысы Арслан Сайфуллин.
78нче пролицейда физкультура дәресләрен Радик Сафин алып бара. Биш ел «Гол» балалар футбол мәктәбен җитәкли.
– Футбол мәктәбенә 70-80 бала йөри, без төрле ярышларда, матчларда катнашабыз. Хәзер рәхәтләнеп яңа мәйданда әзерләнеп, алга таба югары уңышларга ирешербез дип ышандырам, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев