Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар ай саен 1200 сум күләмендә компенсация түләве алырга мөмкин

1 төркем инвалидларны яки медицина учреждениесе белешмәсе буенча тәрбиягә мохтаҗ яки 80 яшькә җиткән пенсионерларны карауны гамәлгә ашыручы хезмәткә яраклы эшсез гражданнар айлык компенсация түләү алу хокукына ия.

Татарстан Республикасында аның күләме 1200 сум тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елдан әлеге түләүне гамәлгә кертү шактый гадилештерелген. Хәзер хезмәткә яраклы эшсез гражданнарга эшләмәү турында, пенсия яки эшсезлек буенча пособие алу фактын раслаучы белешмәләр бирергә кирәкми. Әлеге мәгълүматларны Пенсия фонды мөстәкыйль рәвештә ведомствоара электрон багланышлар системасы аша сорый.
Шулай ук 14 яше тулган бала укудан буш вакытта тәрбияне гамәлгә ашырса, белем бирү учреждениесеннән бирелә торган документлар һәм белешмәләр, шулай ук опека һәм попечительлек органыннан  атаның яки ананың рөхсәте төшереп калдырылды. Ләкин ПФРга 15 яше тулмаган зат тарафыннан мондый карауны гамәлгә ашыру өчен ата-аналарның берсе яки опека һәм попечительлек органының килешмәү турындагы документ килсә, компенсация түләвен гамәлгә ашыру туктатылачак.
Шулай итеп, агымдагы елдан башлап, ПФРның клиент хезмәтендә айлык компенсация түләүләрен рәсмиләштерү өчен, күпчелек очракта, бары тик түбәндәгеләр документлар таләп ителә: тәрбияне гамәлгә ашыручы затның яшәү урыны һәм дата күрсәтелгән гариза; хезмәткә яраксыз гражданның аны карау өчен ризалыгы турында гариза; ике якның да шәхесне раслаучы документлары.
Шуны да искәртик: гражданнар әлеге гаризаларны Дәүләт Хезмәтләре порталында яки Россия Пенсия фонды сайтында www.pfr.gov.ru шәхси кабинет аша да бирә алалар. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: компенсация