Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Алинә Солтанова: «Туган тел – дөньяга ачкыч ул»

Аның хы­я­лы - фар­сы кул­ты­гы­на сы­е­нып утыр­ган дөнь­я­ның иң за­ман­ча шә­һәр­лә­ре­нең бер­се Ду­бай­да үз ма­тур­лык са­ло­нын ачу. Сү­зем «Сә­ләт­ле ба­ла­лар» руб­ри­ка­сы­ның чи­рат­та­гы ге­рое - 16 яшь­лек шә­һәр­дә­ше­без Али­нә Сол­та­но­ва ха­кын­да. Зур хы­ял­лар­га юл кеч­ке­нә адым­нар­дан баш­ла­на. Бу­ла­чак та­тар эш­мә­кә­ре дә ин­де те­лә­ген тор­мыш­ка ашы­ру өчен аз­мы-күп­ме тир һәм акыл кө­че түк­кән.

Бүгенге көндә, мисал өчен, аның сәнгать һәм дизайн мәктәбен тамамлау хакында дипломы бар. Өстәвенә әле ул тырнак бизәү һәм керфек үстерү буенча махсус курслар да үткән.
Чит илдә гомер итү өчен, билгеле чит телләрне дә үзләштерергә кирәк. «Ә чит телләрне үзләштерү җиңел бирелсен өчен, иң элек, үз туган телеңне биш бармагың кебек яхшы белү мөһим», - ди белгечләр. Язмам герое да нәкъ шул фикердә. Шуңа да ул инде 3нче сыйныфтан башлап татар телен тирәнтен үзләштерүгә керешкән.
Шәһәребезнең милли мәгарифе үсешенә саллы өлеш кертүче 2 нче татар гимназиясендә исә балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүнең алымнарын яхшы беләләр. Нәкь менә биредәге тәҗрибәле педагоглар тырышлыгы белән Алинә, кул кысып диплом тапшырырлык, саллы гына уңышларга ирешкән.
2015, 2016, 2017 елларда ул татар теле буенча шәһәркүләм олимпиадаларда, ә 2018 елда инде  республикакүләм дәрәҗәдә җиңү яулаган. Шул ук елны ул, россиякүләм фәнни конференциядә катнашып, 3 урынга да ия булган. Алинәнең хәтта халыкара уңышлары да бар. 2017 елда шәһәрдәшебез «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә 1 урынны алган. 2019 елда исә туризм юнәлеше буенча Worldskills ярышларында катнашкан. Әлеге казанышлары өчен ул ТР мәгариф министрлыгыгың Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгән.
«Бу уңышларым белән мин иң элек әти-әниемә һәм инде вакытында миңа сәләтемне үстерергә мөмкинлек биргән укытучыларым - Фәридә апа Харасовна һәм Энҗе апа Әзһәмовнага бик рәхмәтлемен», - ди Алинә.
Әйе, саный китсәң бүгенге көнгә аның дипломнарының исәбе-хисабы юк. Һәм алар каядыр билгесез киштәдә тузан җыеп ятмый. Ә шәһәрдәшебез бүлмәсенең буеннан-буена диварын бизәп тора. Әти-әниләренә эшне җиңеләйткән шул Алинә. «Матур обойлар сайлап кибет сукмакларын таптыйсы булмады. Дөнья тутырып эзләсәк тә моннан да яхшыракларын таба алмас идек. Күпме акыл көче, күңел байлыгы белән сугарылган бит  алар», - ди язмам героеның әнисе Ландыш Солтанова.  Соңгы дипломын шәһәрдәшебез әле күптән түгел генә матурлык бәйгесендә катнашып алган.
Әйе, матурлык салонын ачарга теләүче үзе дә көяз һәм күркәм булырга тиештер ул. 2020 елда шәһәрдәшебез 40ка якын туташтан өстен калып, «Түбән Кама гүзәле» исеменә лаек була. Ни өчен Чаллы гүзәле түгел дип уйлыйсыздыр?! Эш шунда ки, 2020 елда язмабыз герое чит телләрне тирәнтен өйрәнү өчен, Түбән Каманың 13 нче кызлар гимназия-интернатына укырга китә. Биредә ул бүгенге көндә инглиз, француз, төрек телләрен үзләштерә. 
«Гимназиябез бик матур. Укытучыларыбыз зыялы, алдынгы карашлы. Дәресләрне төрле заманча укыту алымнары кулланып, бик кызыклы итеп алып баралар. Укудан тыш вакытта без әле аш-су осталыгына да төшенәбез, төрле мәдәни һәм спорт чараларында катнашабыз»,  - ди Алинә. Спорт дигәннән, биредә укуының беренче елында ук шәһәрдәшебез шәһәркүләм физкультура олимпиадасында катнашып 3 урынга һәм ГТОның көмеш түш билгесенә лаек була.
Сүз башым шүрәле иде бит дигәндәй, язмам башында шәһәрдәшебезнең Гарәп Әмирлекләрендә тормыш итәргә теләвен ассызыклап үткән идем. Алинәнең ни өчен нәкъ менә әлеге илне сайлавын ачыклап үтмәсәм мәкаләм, мөгаен, тулы булмас кебек.
«Беренчедән, дөньяның күп кенә алдынгы компанияләре нәкъ менә әлеге илдә үз офисларын ача. Чөнки биредә үз эшеңне алып бару өчен бик уңай шартлар булдырылган. Мисал өчен, биредә утызга якын ирекле икътисадый зона эшли,  билгеле булганча, аларда төрле салым ташламалары  булдырылган. Моңа эшмәкәрләр сөенеп туя алмый. Иминлек, куркынычсызлык ягыннан да әлегә илгә тиңнәр юк дияргә була. Чөнки ислам кануннары буенча биредә җинатьчеләргә карата бик кырыс җәзалар каралган. Икенчедән, мин җәйне, диңгезне бик яратам. Эссе кояш астында, дулкыннар шавын тыңлап яту – минем өчен иң рәхәт ял ул. Һәм, гомумән, үзем дә мөселман кызы буларак, мин әлеге ислам иленә үлеп гашыйкмын. Бирегә кабат килеп, хыялымны тормышка ашыру өчен, мин кулымнан килгәнен барысын да эшләячәкмен» , - ди Алинә.
Шәһәрдәшебезгә исә әлеге куйган максатларына ирешүен һәм уй-теләкләре чынга ашуын теләп калабыз. Киләчәктә инде аны чит ил гәҗит һәм журналларында да күреп, бу бит безнең татар кызы дип, милләтебез өчен горурланырга язсын!
Илшат Фәтхиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәләтле балалар