Яр Чаллыда беренче сыйныф укучысы катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлде: малай басып торган машина артыннан юлга чыккан
Яшь йөртүче баланы күрмәгән.
1 сентябрь көнне торак йортларның бер ишегалдында, Җиңүнең 40 еллыгы урамында, мәктәптән өйгә кайтып баручы беренче сыйныф укучысын автомобиль бәрдергән. Малайны вакыйга урыныннан ашыгыч ярдәм бригадасы алып китә һәм БСМПга илтә.
ЮХИДИның беренчел мәгълүматлары буенча, 21 яшьлек "Renault Duster" руле артында булган машина йөртүче баланы күрмәгән булып чыга. Малай юл кичүен чыгып барганда, басып торган машина артыннан кинәт кенә килеп чыккан дип фаразлана.
Фото: https://chelny-izvest.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев