11 октябрь 2022 яңалыклары
-
Чаллыда яшь шагыйрә Айзирә Имамованың шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү чарасы үтте - фотолар
Китапка авторның 43 шигыре кергән.
-
Тинчурин театрының Чаллыда зур гастрольләре башлана
11-13 октябрьдә Кәрим Тинчурин театрының Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә зур гастрольләре узачак. Гастроль татар театрына нигез салучыларның берсе драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан оештырыла.
-
Татарстанда кайбер азык-төлек продуктларына бәяләр арткан
Бәрәңгегә бәя, 3,75 процентка артып, килосы 24,38 сумга җиткән.
-
Хоккейга барсаң – бүләк!
Чаллыда спортка карата мәхәббәтне бүләкләр аша уяталар.
-
Чаллы ир-атлары - иң оста снайперлар - ФОТОЛАР
Екатеринбургта узган чемпионаттан алар җиңү белән кайтты.
-
Чаллының “Алан” базарына җәяү барып булачак
Чулман проспектында җәяүлеләр өчен юл салына
-
Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә иң яхшы шәфкать туташларын сайладылар
Җиңүче исеменә хастаханәнең 2нче кардиология, реанимация, терапия, 1нче неврология, урология бүлекләре командалары дәгъва кылды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Чаллы эшмәкәре 112 миллион сум салым түләмәүдә гаепләнә
Аңа карата җинаять эше кузгатылды.
-
Чаллы укучылары интернатта тәрбияләнүчеләргә газета бүләк иттеләр
Нәрсә бүләк итим икән дип аптырап калмагыз, «Шәһри Чаллы» газетасын яздырасагыз, сезнең бүләк ярты ел буе кадерле кешегезнең өенә килеп, сөендереп торыр.
-
Чаллыда 83 яшьлек әбине машина бәрдереп үтерде
Юл-транспорт һәлакәте автовокзал тирәсендә булды.