Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары интернатта тәрбияләнүчеләргә газета бүләк иттеләр

Нәрсә бүләк итим икән дип аптырап калмагыз, «Шәһри Чаллы» газетасын яздырасагыз, сезнең бүләк ярты ел буе кадерле кешегезнең өенә килеп, сөендереп торыр.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укучылары – шәһәребездә нәшер ителүче «Шәһри Чаллы» һәм «Көмеш кыңгырау» газеталарының даими укучылары. Шунлыктан аларның уңышлары белән без дә укучыларыбызны даими таныштырып барабыз. 
Шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Әюпова җитәкчелегендәге лицей укучылары 2023 елның беренче яртысына яраткан газеталарына язылдылар. Алай гына да түгел, «Шәһри Чаллы» газетасын интернатта тәрбияләнүчеләргә һәм хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләргә дә бүләк иттеләр. 
Укучылар директорлары һәм китапханәчеләре белән бергә әлеге учреждениеләргә барып, өлкәннәрнең хәлләрен белделәр, сөйләшеп, аралашып кайттылар, күчтәнәчләрен тапшырдылар. Тиздән әниләр көне, инвалидлар ункөнлеге җитә. Нәрсә бүләк итим икән дип аптырап калмагыз, «Шәһри Чаллы» газетасын яздырасагыз, сезнең бүләк ярты ел буе кадерле кешегезнең өенә килеп, сөендереп торыр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф