Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тинчурин театрының Чаллыда зур гастрольләре башлана

11-13 октябрьдә Кәрим Тинчурин театрының Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә зур гастрольләре узачак. Гастроль татар театрына нигез салучыларның берсе драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан оештырыла.

11-12 октябрь көннәрендә Тинчурин театры Чаллының “Энергетик” мәдәният сараенда “Кияү урлау”, “Мәхәббәт баскычы”, “Беренче театр” комедияләрен күрсәтә. 13 октябрьдә исә Тинчурин театры Түбән Каманың Халык иҗаты йортында “Кияү урлау һәм “Беренче театр” комедияләрен тәкъдим итә. 

К.Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, иҗади сәфәрләрнең төп максаты – театр ярдәмендә мәктәп укучылары, яшьләр арасында туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, милли кыйммәтләрне саклау һәм үстерү. 

Тинчурин театры матбугат үзәге 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев