Чаллыда 83 яшьлек әбине машина бәрдереп үтерде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 83 яшьлек әбине машина бәрдереп үтерде

Юл-транспорт һәлакәте автовокзал тирәсендә булды.

Чаллының Муса Җәлил проспектында җәяүле катнашында авария булды. Patriot автомобиле 83 яшьлек хатын-кызны бәрдерде. Җәяүле ашыгыч медицина ярдәме хезмәте килгәнче вафат булды.

ЮХИДИ хезмәткәрләре белдерүенчә, машина йөртүче бу вакытта зур тизлек белән барган була. Җәяүле дә юл кагыйдәләрен бозган - юлны тиешсез урында чыккан. 

Patriot автомобиле әбине бәрдергәннән соң Kia Sportage машинасына да килеп бәрелә. 

 

ЮХИДИ фотолары

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспортһәлакәте

Нет комментариев