Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә иң яхшы шәфкать туташларын сайладылар

Җиңүче исеменә хастаханәнең 2нче кардиология, реанимация, терапия, 1нче неврология, урология бүлекләре командалары дәгъва кылды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык конкурсы баш шәфкать туташы Гөлназ Гарипова инициативасы белән оештырыла. Бу эштә аңа шәһәрнең медицина хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы да ярдәмгә килә. 

Җиңүче исеменә хастаханәнең  2нче кардиология, реанимация, терапия, 1нче неврология, урология бүлекләре командалары дәгъва кылды.

Конкурсантларның чыгышларын хастаханәнең баш табибы Зөфәр Насретдинов, Сәламәтлек саклау идарәсенең шәфкать туташы эше буенча баш штаттан тыш белгече Эльвира Кустовская, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең Яр Чаллы профсоюз оешмасы рәисе Любовь Ховрычева бәяләде.

Нәтиҗәдә, алар 2нче кардиология бүлеге командасын һәм өлкән шәфкать туташы Наталья Шеломенцеваны җиңү дип таныды. 

Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек