Аңа карата җинаять эше кузгатылды.
ТР Тикшерү комитеты “Особые детали” ҖЧҖ җитәкчесе Альберт Самигуллинга карата җинаять эше кузгатты. Ул зур күләмдә салымнар түләмәүдә гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, эшмәкәр салым декларацияләрен дөрес тутырмый. 3 ел буе документларга ялган мәгълүматлар кертә. Шул рәвешле 112 млн. сум салым түләмичә янда калдыра. Эшмәкәрнең офисында һәм фатирында тикшерүләр үтте.
Нет комментариев