Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Чаллыда яшь шагыйрә Айзирә Имамованың шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү чарасы үтте - фотолар

Китапка авторның 43 шигыре кергән.

Бүген Чаллының Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында “Шәһри Чаллы” газетасы журналисты Айзирә Имамованың «Хыялыма таба барам» дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү чарасы үтте. Татар әдәбиятында тәүге адмынарын ясаучы каләм иясен котларга Татарстан республикасы Язучылар берлегеннән, китап нәшриятыннан мәртәбәле кунаклар, шагыйрәнең якыннары, хезмәттәшләре, каләмдәшләре, якташлары җыелды.  Алар яшь язучыны әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, изге теләкләрен ирештерделәр. 

“Тәүге китабыңны кулга алу -  ул аңлатып бетерә алмаслык дулкынланыдыргыч та, җаваплы да, шатлыклы да халәт. Алдагы тормышың да шундый истәлекле мизгелләргә бай булсын. Синең үз сүзең бар, аны югалтма. Киләчәктә дә күңелеңдәге иң асыл уй-фикерләреңне шигъри тәлгәшләргә төреп, укучыларыңа ирештер, илһам чишмәләрең саекмасын, милләтебезгә лаеклы хезмәт ит”, - дип белдерде шагыйрәне котларга килгән ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафин. Чыгышы соңында ул Айзирә Имамовага Чаллы шәһәре Башкарма Комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды.

"Шәһри Чаллы" газетасы баш редакторы Резидә Юсупова исә хезмәттәшебезнең журналист буларак та чарлана баруын билгеләп үтте. Аңа әлеге өлкәдә дә уңышларга ирешүен теләде.

Кичә дәвамында шагыйрәнең әнисе, Актаныш районыннан килгән якташлары, укытучылары да сәхнә түренә менеп, Айзирә белән горурлануларын белдерделәр, җирлекләреннән чыккан данлыклы шәхесләренең лаеклы дәвамчысы булып, алга таба да иҗат итүен теләделәр.

Талантлы язучы, дәрәҗәле әдәби премияләр иясе Лилия Гыйбадуллина әзерләп, алып барган әлеге чарада Айзирә Имамованың  иҗат җимешләре дә яңгырады, аның сүзләренә язылган җырлар да башкарылды. Тамашачылар каршында Чаллының танылган сәнгать осталары, ТРның атказанган артистлары Габидулла Хөрмәтуллин, Илнур Гомәров, яшь җырчылар Диләрә Камалова, Артур Салихов һәм Ришат Шәйхетдиновлар чыгыш ясады. 

Урында ук шагыйрәнең тәүге китабын сату да оештырылды. Басманың редакторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан китап нәшриятының нәфис әдәбият бүлеге мөдире Газинур Морат. Китапка Айзирә Имамованың 43 шигыре кергән. Аны “Шәһри Чаллы” газетасы редакциясеннән килеп алырга була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият