15 март 2022 яңалыклары
-
Аяк киемен ничек киптерергә?
Кыш көне аяк киемнәре тиз юешләнә. Аны ничек киптерергә соң?
-
Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 90 яшьлек юбилее уңаеннан тыл хезмәтчәне, Автозавод районында яшәүче Мөхәммәтназыйм Сәлим улы Сәлимов котлаулар кабул итте.
-
Чаллы укучыларын рәсем конкурсында катнашырга чакыралар
Татарстанда Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 30 еллыгына багышланган экология рәсемнәре бәйгесе башланды.
-
Уфа "Нур" татар дәүләт театрының Чаллыдагы спектакльләренә билетлар сатуга чыкты
Уфа "Нур" татар дәүләт театры 26 апрельдә сәгать 19.00дә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залына, Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче популяр язучы Зифа Кадыйрованың "Көтеп узган гомер" әсәре буенча куелган "Фатыйма" спектакленә чакырып кала.
-
Татарстанда азык-төлек кытлыгы барлыкка килү алшартлары юк
Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасында азык-төлек иминлеген тәэмин итү турында сөйләштеләр.
-
Хуш, «Макдоналдс» (опрос)
Мәгълүм булганча, 14 марттан Россиядә «Макдоналдс»ның 850 рестораны вакытлыча ябылды. Кемнәрнедер бу яңалык хафага салды, икенче берәүләр исә моны милли кухнябыз үсешенә этәргеч буларак кабул итте. Шәһәрдәшләребезнең дә фикерләре төрле.
-
Баланы таганнан еккан ир-атка җәза билгеләнде - ВИДЕО
Чаллыда әлеге эш буенча бүген иртән суд булды.
-
Педагогика университетында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлеген тәкъдим итү чарасы бара
Бүген, 15 март көнне, Чаллы дәүләт педагогика университетында ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлеген тәкъдим итү чарасы булды.
-
Чаллының 37нче мәктәбендә ата-аналар БДИ тапшыра
Чаллыда алтынчы ел рәттән ата-аналар өчен сынау БДИ тапшыру үткәрелә. Бүген исә өлкәннәр үз-үзләрен тикшерә һәм имтихан тотучы ролендә була алачак.
-
Игътибар! Светофор сүндерелеп тора
Чаллы юлларының кайбер участокларында светофорлар сүндереләчәк.
-
Денис Мацуев Чаллыда чыгыш ясады
Кичә Чаллыда «КАМАЗ» ААҖ чакыруы буенча Россия Федерациясенең халык артисты, Иветта Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» Хәйрия фонды Президенты Денис Мацуев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры «КАМАЗ-мастер» спорт командасы хөрмәтенә концерт бирделәр.
-
Уллыкка алу пособиесе күпмегә арткан?
Баланы уллыкка алучы, баланың опекуны, попечителе яисә тәрбиягә алучы ата-анага бер тапкыр түләү бирү каралган.
-
Чаллы спортчылары җиңү яулады
Мамадышта сәламәтлекләре чикле кешеләр арасында өстәл теннисы буенча ТР чемпионаты узды.
-
Чаллыда бер ир-ат икенчесенә пычак белән кадаган
Әлеге коточкыч хәл 30нчы комплексның бер фатирында була.
-
"Китап укыйк!" бәйгесенең 8нче катнашучысы бар
Актаныштан Рузилә Яппарова безгә үзе язган шигырен җибәрде. "Буш вакытларымда мин әсәрләр, шигырьләр укырга яратам", - дип үзе белән дә таныштырды Рузилә ханым.