Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 2 декабрь 2015 яңалыклары

    • 2 декабрь 2015 - 14:33
      Казанда Халыкара күргәзмә ачылды
      Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 15 нче махсуслаштырылган Халыкара күргәзмәсе һәм «TeхноСварка» 10 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Юбилей күргәзмәләренең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Быел күргәзмәдә Россиянең 16 төбәгеннән 153 предприятие, Германия, Италия, Чехия, Кытай, Финляндия, Франция компанияләренең Россия вәкиллекләре, 18 чит...
      476
      0
      0
    • 2 декабрь 2015 - 13:59
      Менә сиңа хәзинә!
      Башкортостанның Стәрлетамак шәһәрендә бер ир-ат гадәти булмаган хәзинә тапкан. Аның табылдыгы хакында мәгълүмат социаль челтәрдә пәйда булган. Табылдыгы да шаккатырлык: совет чоры акчалары белән шыплап тулган пластик контейнерны ул күмеп куелган урыннан табып алган. Авырлыгы - 102 килограмм, ди! Табылдык хуҗасы акчаларны үзендә калдырырга булган, дип хәбәр итә intertat.ru агентлыгы.
      879
      0
      0
    • 2 декабрь 2015 - 11:03
      Камал театры килә
      Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә Камал театры гастрольләре 11-18 февраль көннәрендә уза. Спектакльләргә билетларны хәзердән үк Камал театры сайтының "Афиша-Гастрольләр" бүлегендә сатып алырга мөмкин. Чаллыда "Галиябану", "Гөргери кияүләре", "Мәхәббәт FM", "Кәҗә, сарык һәм башкалар", "Җанкисәккәем", "Сөясеңме, сөймисеңме..." спектакльләре күрсәтелә.
      601
      0
      0
    • 2 декабрь 2015 - 10:00
      Чирек гасырлык изге юл
      1990 елда ачылган 52нче татар мәктәбенең 25 еллык юбилеен уздырдылар. Бик теләп бардым бу бәйрәмгә. Беренчедән, чын татар мәктәбе. Ничек инде үзебезнең милләтебезне үстерүгә зур өлеш керткән уку йорты бәйрәменә бармыйсың?! Икенчедән, бу мәктәптә бик күп таныш мөгаллимнәр эшли. Өченчедән, үземнең музеемның байтак экспонатларын шушы мәктәпкә тапшырган идем. Ни әйтсәң...
      495
      0
      0
    • 2 декабрь 2015 - 09:30
      “Караоке battle”да – безнекеләр
      "Татарстан-Яңа гасыр" каналында байтак еллар барган "Җырлыйк әле"гә алмашка "Караоке battle" музыкаль тапшыруы килде. Алга таба ничек булыр, әмма әлегә Тинчурин театры артисты, "Болгар" радиосы дикторы Рөстәм Гайзуллин алып барган бу яңа тапшыру кызыклы гына. Сүз җаеннан әйтергә кирәк, Рөстәм "Ак чәчәкләр" фильмында Юматшаны уйнады. "Караоке battle"ның үткән тапшыруында Чаллы...
      512
      0
      0
    • 2 декабрь 2015 - 09:00
      “Ислам дөньясы” мөселманнарны җыйды
      27-29 ноябрьдә, чаллылыларга алдан хәбәр ителгәнчә, шәһәрнең 27нче бистәсендә урнашкан "Хәләл үзәк"тә "Ислам дөньясы" дини китаплар күргәзмәсе эшләде. Бу зур чараны Татарстан Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм "Хәләл үзәк" оештырды. Күргәзмәдә Чаллы, Түбән Кама, Казан, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән дистәгә якын нәшрият катнашты. Чаллыда беренче тапкыр оештырылучы күргәзмәне тантаналы...
      769
      0
      0
    • 2 декабрь 2015 - 08:00
      Татар мәктәбе – халкым горурлыгы
      28 ноябрьдә шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда 52нче татар мәктәбенең 25 еллык юбилее булды. Тантанага мәктәпнең элеккеге һәм хәзерге укучылары, укытучылары, әти-әниләр җыелды. Аларның шатлыгын шәһәр мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәп директорлары, укытучылар уртаклашты. Гаҗәеп матур, дулкынландыргыч бәйрәм (сценарий авторы һәм режиссеры Дания Баһаутдинова) булды ул. Залда утыручылар - юбиляр...
      501
      0
      0
    • 2 декабрь 2015 - 07:45
      “Чаллы ТВ”да – яңа җитәкче
      "Чаллы ТВ" телерадиокомпаниясе белән Татарстанның танылган тележурналисты Зөфәр Дәүләтшин җитәкчелек итә башлады. Аны коллективка "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов тәкъдим итте. 2015 елның июненнән "Чаллы ТВ" телерадиокомпаниясе гендиректоры вазыйфаларын вакытлыча башкарган Марина Коновалова "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директорының телевидение һәм радиотапшырулар буенча урынбасары булып эшчәнлеген алып барачак. Фәрит Шаһиәхмәтов аңа...
      484
      0
      0
    • 2 декабрь 2015 - 07:30
      Халык өчен файдалы
      "КАМАЗ" мәдәният сараенда узган ипотека ярминкәсенә килүчеләр шундый нәтиҗәгә килделәр. Чөнки сәүдә-сәнәгать палатасы финанс комитетының башкарма комитет белән бергә оештырган әлеге чарадан күпләр үзләре өчен бик күп кирәкле мәгълүмат алып киттеләр. "Бу - Россия күләмендә беренче тапкыр уза торган уникаль чара. Биредә торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр ипотека, иминият, күчемсез милек...
      475
      0
      0
    • 2 декабрь 2015 - 07:00
      Илназ – чемпион
      Шәһәрдәшләребез спорт өлкәсендәге уңышлары белән сөендереп торалар. Шушы көннәрдә 26 яшьлек Илназ Сәйфуллин кикбоксинг буенча Дөнья чемпионатында беренче урынны яулады. Ирландиядә узган әлеге Халыкара чараның финалында ул Төркия спортчысы белән очрашып, җиңүгә иреште.
      521
      0
      0
    • 2 декабрь 2015 - 06:29
      Машина төзүчеләр җыены
      Агымдагы елның 10 декабрендә Чаллының IТ-паркында машина төзүчеләр кластеры форумы була. Татарстан Сәнәгать министрлыгының Чаллы башкарма комитеты белән берлектә оештырган әлеге чарада Россия һәм Татарстан хөкүмәтләре һәм төрле министрлыклардан җаваплы хезмәткәрләр, эре предприятие җитәкчеләре катнашыр дип көтелә.
      530
      0
      0
    • 2 декабрь 2015 - 06:23
      Эшмәкәрләрнең соравы игътибарсыз калмады
      Татарстанда һәм шәһәрдә эшмәкәрлеккә ярдәм йөзеннән, даими рәвештә төрле чаралар оештырыла. Чаллыда "Эшмәкәрлек һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында эшмәкәрләр кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарә башлыгы Марина Патяшина белән очраштылар. Алар төрле өлкәләрдә үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар.
      483
      0
      0
    • 2 декабрь 2015 - 05:52
      “КАМАЗ-Мастер” – чемпион
      "КАМАЗ-Мастер" командасы ел дәвамында Россияне, Татарстанны, Чаллыны данлый. Ел башында "Дакар" ярышларын күзәтеп барабыз. Гадәттә, гыйнвар уртасында Чаллы спортчылары Чаллыга җиңү белән кайтып, җанатарларын сөендерә. Аларның уңышы белән Татарстан, шәһәр халкы горурлана. Ел дәвамында узган төрле ярышларда да "КАМАЗ-Мастер" командасы егетләре сынатмый, ярышларда призлы урыннар яулыйлар. Газета укучыларыбыз аларның уңышларыннан...
      342
      0
      0
    Реклама