16 декабрь 2016 яңалыклары
-
Эльвира Нәбиуллина: «Татфондбанкка акча салучылар яңа елга кадәр акчаларын алачак»
Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина Татарстанда банк системасындагы вазгыятькә ачыклык кертте. «Татфондбанкта вакытлы администрация булдырылуын, кредиторларның акчаларын кайтаруга мораторий кертелүен әйтә алам. Ә бу исә
-
АКИБАНК, Камкомбанк, Автоградбанк: «Не поддавайтесь на провокации»
Банки Набережных Челнов разместили на официальных сайтах обращения к клиентам в связи с ситуацией, которая наблюдается сегодня в отделениях и у банкоматов финучреждений. «Уважаемые клиенты! - говорится в обращениях АКИБАНКА и Камкомбанка. - В настоящее время идет целенаправленная информационная атака на банки с помощью массовой рассылки ложных сообщений о банкротстве...
-
Иртәгә риэлторларны котлыйбыз!
Бу дата рәсми рәвештә расланмаса да, декабрьнең өченче шимбәсендә илебездә риэлторлар һөнәри бәйрәмен билгели. "Риэлтор" төшенчәсе СССР заманында булмаса да, эре шәһәрләрдә күчемсез милекне алыштыру хезмәте белән шөгыльләнүче маклерлар бар, әмма алар үз эшен качып-посып дигәндәй башкара иде.
-
“Татфондбанк” клиентларына акчаларын “Ак Барс” банкы аша алу мөмкин булуы ихтимал
"Ак Барс" банкы шул мәсьәләдә Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык конкурсында катнашырга җыена. (Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). "Татфондбанк"ка акча салганнарның иминият акчаларын "Ак Барс" банкы аша уздыру ихтималы бар. Әлеге кредит оешмасы Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлыкның банк-агентлар сайлап алу буенча конкурсында катнашырга ниятли, диелә "Ак Барс" банкы матбугат хезмәте хәбәрендә. http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/16/131511/
-
Татарстан хөкүмәте: Республиканың банк секторындагы вазгыять контрольда тотыла
"Мөхтәрәм гражданнар! Соңгы вакытта Татарстан Республикасы халкының республикабыз банкларыннан акчаларын алырга өндәгән, банклар ябылу турында һәм башка тискәре мәгълүмати хәбәрләр алу очраклары артты. Әлеге хәбәрләр чынбарлыкка туры килми һәм алар җәмгыятьтә паника һәм киеренкелек таратуга корылган.
-
Ризат Рамазанов ит сатучыга әйләнгән?
Күптән түгел җырчы, юморист Ризат Рамазановка әти-әнисенә ярдәм итү максатыннан сату эше белән шөгыльләнергә туры килгән. Нәтиҗәдә Ризатның «эшмәкәрлеге» белән кызыксынучылар барлыкка килгән. Алай гына түгел, халык үз продукциясен сатарга ярдәм сорый башлаган.
-
Фидан Гафаров Чаллыга корпоративта җырларга килә
Бу хакта үзе белдергән: - Иҗатка килгәндә, бар да яхшы. Тиздән спектакльләр белән Казанга барачакбыз. Һәрвакыт Татарстанны сагынып барам. Гомумән, күрше төбәкнең хәл-әһвәлләрен белешеп торам, ТНВдан яңалыклар карыйм. Рөстәм Миңнехановны бик хөрмәт итәм, аның сәнгатькә булган мөнәсәбәтен хуплыйм. Башкорт-татар халкының күңелендә бары тик җыр-моң бит. Шул рух байлыгы аркасында матур...
-
Актанышта Гамил Афзал исемендәге әдәби премия тапшыру тантанасы булды
Актанышта Гамил Афзал исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасы булды. Чарага Язучылар берлегенең рәисе Данил Салихов, язучылар Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Фәйрүзә Мөслимова, Мирһади Разов, Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Марат Әмирханов, Фарсель Зыятдинов кунак булып кайттылар. Әдипләр башта район үзәгендәге мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар үткәрделәр. Биредә өч урта мәктәп булып, шуларның...
-
Җитәкчеләр билгеле
"Чаллы ТВ" телерадиокомпаниясе директоры Зөфәр Дәүләтшин вазыйфасыннан китте. Аның урынын "Челнинские известия" газетасы баш мөхәррире Зөлфия Солтанова алды. Дөресрәге газета һәм телерадиокомпанияне берләште, яңа медиахолдинг барлыкка килде. Шулай ук "Татмедиа" республика агентлыгында Яр Чаллыда нәшер ителүче басмаларның җитәкчеләрен яңа 2017 елга расладылар. "Көмеш кыңгырау" газетасын Факил Сафин җитәкләячәк, "Майдан" журналы...
-
Элеватор тавы халкы “Кызыл тау”дан канәгать
Чаллы җирлегендә урнашкан Элеватор тавы бистәсе халкы элек мәдәният чараларына "Энергетик" сараена һәм концертлар залына йөрергә мәҗбүр иде. Татарстан республикасының "Авыл клублары" программасы буенча "Кызыл тау" мәдәният үзәге ачылгач, биредә рухи тормыш җанланып китте. Быел "Суар" бистәсендә үзәкнең икенче бинасы да ачылды. Әлеге учреждениеләрнең эшли башлауларына аз гына вакыт узуга...
-
Бәйгедә катнашыгыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Ноябрь аенда редакциябез "Яшь буынга әхлакый тәрбия бирү" дип исемләнгән төбәкара иҗади бәйге оештырып җибәргән иде. Аны Яр Чаллы шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе дә хуплап чыкты. Бүгенге көндә инде конкурска мәгариф өлкәсе хезмәткәрләреннән шактый гына иҗади язмалар килеп иреште.
-
Чаллыда чаңгы ярышлары үтәчәк
18 декабрьдә "Яр буе" паркында чаңгы ярышлары буенча кышкы спорт сезоны ачылуга багышланган бәйрәм була. Теләге булган кешеләр 1, 3, 5 км дистанцияләрдә узыша алачаклар. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр тапшырылачак. Катнашырга теләүчеләр 71-67-56 телефоны буенча гариза бирергә тиеш.