14 июнь 2017 яңалыклары
-
Быел балык кайларда шәп каба?
Җәй башы елга-күлләрдә балыкның иң шәп каба торган вакыты. "Улдык" операциясе игълан ителсәдә ике кармак белән генә балык тотарга ярый. Хәзерге вакытта кайларда балык шәп эләгә микән соң? Бу мәгълүмат балыкчылар өчен аеруча файдалы булыр. Чулман елгасында Әгерҗе районында Красный Бор авылы тирәсендә,Чаллының Беренче Май, дип йөртелә торган урында биш...
-
Ифтарлар үткәрү саваплы гамәлдер...
Чаллының "Аш-су" ашханәсендә шәһәр мөхтәсибәте ифтар мәҗлесе үткәрде.Анда ТР Диния вәкилләре, шәһәр хакимиятеннән түрәләр, Тукай районы мөселманнары чакылылган иде. Ә моңа кадәр «Әбүзәр» мәчете «Чечевица» кафесында ураза тотучы яшьләр өчен ифтар мәҗлесе уздырган иде.. Анда 38 кеше катнашты. Мәчет имам-хатыйбы Али хәзрәт Баһаветдин яшь мөселманнарга Рамазан ае фазыйләтләре хакында вәгазь...
-
Президентыбызны көтәбез
Иртәгә, 15 июньдә Чаллыга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә.Ул шәһәрнең яңа төзелеп сафка баскан сәүдә үзәгендә, балалар шәһәрчегендә һәм кәшәкәләр эшләп чыгару заводында һәм башка промышленность объективларында булачак, дип фаразлана. Соңгы елларда Президентыбызның ярдәме белән ак калабыз төзекләнде, матурланды, яңа корылмалар, халык өчен уңайлы биналар калкып чыкты. Илбашыбызга Чаллыны...
-
Шәһәрнең төп мәчетен төзү тулы куәтенә бара
Шәһәр хакимияте янындагы Җәмигъ мәчете төзелеше турында халык арасында төрле сүзләр йөрде. Мөселман кардәшләребез Чаллының үзәгендәге әлеге иман йорты төзелеше дәвам ителмәвенә борчылалар иде. Аллаһының рәхмәте белән "Стройтарст" компаниясе әлеге изге эшкә кереште. Быел төзүчеләр ноленче циклны тәмамларга тиеш.
-
Шәһәр Советының чираттагы XVII утырышын үткәрү турында
Яр Чаллы Шәһәр Советының XVII утырышы 20 июньдә 10:00 сәгатьтә була. Шәһәр Советы утырышында бюджетка, шәһәр төзелеше генераль планына, шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар йөртү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү һәм башка мәсьәләләр каралачак.
-
Чаллыда ял итү урыннары арта
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Кәрим Тинчурин бульварындагы һәм Тукай яр буе урамындагы икенче чират төзекләндерү эшләре белән танышты. Соңгысын шәһәрдәшләребез аеруча көтә, чөнки биредә Камага төшү урыны, матур күперләр, агачтан эшләнгән амфитеатр булачак. Төзелешнең генераль подрядчысы "Евростиль" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшләрне көзгә тәмамларга планлаштыра.
-
Әби югалган
Чаллыда өеннән чыгып югалган әбине эзлиләр. 3 июнь көнне Яңа шәһәрнең 25 нче комплексында яшәүче 1934 елгы Зоя Карпова урамга чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Бүгенгесе көнгә кадәр аның кайда булуы билгесез. Мәгълүм булганча, әби хәтер югалу чире белән авырый.
-
Чаллы егете “Ювентус”та уйнаячак
"Ювентус" - дөнья, Европа һәм Италиянең иң танылган футбол клубы. Анда уйнау, тренерларыннан футбол серләренә өйрәнү бар кешегә дә насыйп булмый. Ә автокаланың 9 яшьлек "КАМАЗ-2008" футбол клубының капитанына - Андрей Найдановка әлеге бәхет елмайды. Ул Сочида ачылган "Ювентус" Италия футбол клубы лагерында ял итәчәк.
-
“Фән төне”нә рәхим итегез!
14 июнь көнне автокаланың КФУ каршындагы Инжиниринг үзәгендә "Фән төне" дип исемләнгән үзенчәлекле кичә узачак. Анда балаларны һәм аларның әти-әниләрен катнашырга чакыралар. Мондый үзенчәлекле чара шәһәребездә беренче тапкыр үткәрелә.
-
Чаллы театрында сезон ябылды
Чаллы татар дәүләт драма театры чираттагы театраль сезонын Зифа Кадырова повесте буенча Хәбир Ибраһимов сәхнәләштергән "Сагынырсың, мин булмам..." спектаклен күрсәтеп, аншлаг белән тәмамлады. Спектакльдән соң артистлар труппасы традиция буенча, тамашачы алдына чыкты. Шунда ук XXVII театраль сезонга нәтиҗәләр ясалды.